В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу – җылылык үткәрү торбаларын реконструкцияләү эше белән бәйле, диелә шәһәр Башкарма комитетында имзаланган карарда.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче октябрь). Казанда 20-нче октябрьгә кадәр Адамюк һәм Малая Красная урамнары буенча транспорт хәрәкәте чикләнелә. Бу – җылылык үткәрү торбаларын реконструкцияләү эше белән бәйле, диелә шәһәр Башкарма комитетында имзаланган карарда.
20-нче октябрьгә кадәр:
Адамюк урамы буенча Малая Красная урамы белән кисешкән чатта;
Малая Красная урамы буенча, Адамюк урамыннан Бассейн урамына кадәрге участокта һәм Бассейн урамы белән кисешкән чатта;
Малая Красная урамы буенча, Бассейн урамыннан Большая Красная урамына кадәрге участокта хәрәкәт чикләнелә.
Искәртеп үтәбез, Техника урамы буенча да 20-нче ноябрьгә кадәр транспорт хәрәкәте чикләнеләчәк.