В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тиешле боерыкларга шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы август). Казанда 30-нчы сентябрьгә кадәр Гадел Кутуй, Академик Сахаров, Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичев урамнары буенча транспорт хәрәкәтен чикләү озайтылды. Тиешле боерыкларга шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.
30-нчы сентябрьгә кадәр Гадел Кутуй урамы буенча Альберт Камалиев проспектыннан алып Җиңү проспекты буенча урнашкан 57-нче йортка кадәр транспорт хәрәкәте чикләнә;
Академик Сахаров урамының машиналар йөрү өлеше буенча Җиңү проспектыннан Галия Кайбицкая урамына кадәрге участокта чикләнгән;
Рәшит Ваһапов урамы буенча - 17-нче номерлы йорттан алып Академик Сахаров урамына кадәр;
Хәйдәр Бигичев урамы буенча - Академик Сахаров урамыннан алып Академик Глушко урамына кадәр.
Чикләүләр урам-юл челтәрен ремонтлау буенча эшләр башкару белән бәйле.