В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Рылеев урамыннан алып Рихард Зорге урамына кадәрге участокта урам-юл челтәрен ремонтлау дәвам итә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы сентябрь). Казанда Родина урамы буенча транспорт хәрәкәтен чикләү озайтылды. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.
Родина урамы буенча Рылеев урамыннан Рихард Зорге урамына кадәрге участокта хәрәкәт өлешчә 20-нче сентябрьгә кадәр чикләнгән. Бу урам-юл челтәрен ремонтлау срокларының озайтылуы белән бәйле.