Чикләүләр 4 нче июльдән 10 нчы июльгә кадәр гамәлдә була
Фото: Марат Мөгыйнов
Шул рәвешле, 4 нче июльдән 10 нчы июльгә кадәр чикләүләр түбәндәге урамнарда гамәлдә булачак:
4 нче июльнең 10:00 сәгатеннән 10 нчы июльнең 23:00 сәгатенә кадәр Кремль буйлап (Бауман урамы) автомобиль юлы буенча Меңьеллык мәйданына кадәр төшү юлында;
4 нче июльнең 10:00 сәгатеннән 7 нче июльнең 10:00 сәгатенә кадәр – «Ак Барс Арена» стадионының эчке юлы буенча (Чистай урамындагы «Ак Барс Арена» стадионыннан (Р8 парковкасы янында) «Казан Арена» футбол стадионы (Р1 парковкасы янында) тукталышына кадәр);
5 нче июльнең төн уртасыннан 7 нче июльнең 23:00 сәгатенә кадәр – Кремль буйлап автомобиль юлы буенча (Бауман урамы, Профсоюз урамыннан Батурин урамына кадәр);
5 нче июльнең 23:00 сәгатеннән 7 нче июльнең 8:00 сәгатенә кадәр – цирк һәм Үзәк стадион арасындагы юлда;
5 нче июльнең 23:00 сәгатеннән 6 нчы июльнең 23:00 сәгатенә кадәр – Ташаяк урамы буенча (Сул як Болак урамыннан Мәскәү урамына кадәр);
5 нче июльнең 23:00 сәгатеннән 6 нчы июльнең 23:00 сәгатенә кадәр – Сул як Болак урамы буенча (Ташаяк урамыннан Чернышевский урамына кадәр);
5 нче июльнең 23:00 сәгатеннән 6 нчы июльнең 23:00 сәгатенә кадәр – Уң як Болак урамы буенча (Чернышевский урамыннан Ташаяк урамына кадәр);
5 нче июльнең 23:00 сәгатеннән 6 нчы июльнең 23:00 сәгатенә кадәр – Профсоюз урамы буенча (Чернышевский урамыннан Уң як Болак урамына кадәр);
5 нче июльнең 23:00 сәгатеннән 6 нчы июльнең 23:00 сәгатенә кадәр – Кремль яр буе урамыннан Меңьеллык мәйданына чыгу юлында;
5 нче июльнең 23:00 сәгатеннән 6 нчы июльнең 23:00 сәгатенә кадәр – Меңьеллык мәйданы буенча (Ташаяк урамыннан Кремль дамбасына кадәр, ике юнәлештә дә);
5 нче июльнең 08:00 сәгатеннән 6 нчы июльнең 20:00 сәгатенә кадәр – Чистай урамындагы «Ак Барс Арена» стадионы тирәсендәге эчке юлдан Ф.Әмирхан урамы юнәлешендә чыгу юлында.
Татарстан башкаласында яшәүчеләрне һәм кунакларны алдан ук хәрәкәт итү маршрутын сайларга, шулай ук билгеләнгән вакытлы билгеләр буенча йөрергә чакыралар.