Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.08.2018, 15:02

Казанда авиация бәйрәме һәм авиаярышлар үткән көннәрдә транспорт хәрәкәте чикләнә

Чикләүләр 10, 24 һәм 26 августта кертелә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче август). Казанда “Мин күкне сайлыйм!” (“Я выбираю небо!”) авиация бәйрәме һәм авиаярышлар буенча дөнья чемпионаты этабы үткән көннәрдә транспорт һәм Казансу акваториясендә суднолар хәрәкәте чикләнә. Тиешле карарга Башкарма комитетта кул куелды.

10 августта 15.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр, 26 августта 24.00 сәгатьтән 23.55 сәгатькә кадәр транспорт хәрәкәте чикләнә:

С.Хәким урамында ике яклап, Декабристлар урамы белән киселешеннән Әпсәләмов урамы белән киселешенә кадәр (“Спорт һәм социаль проектлар” АКбО раслаган форма буенча махсус керү рөхсәтләре булган транспорт чараларыннан башка);

Бондаренко урамында ике яклап, С.Хәким ур., 3-нче йорттан алып С.Хәким урамына тоташу урынына кадәр.

25 августта 10.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр һәм 26 августта 10.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр түбәндәге урамнарда хәрәкәт чикләнә:

Декабристлар ур., Батурин урамыннан Кремль күперенә уң як төшү юлыннан С.Хәким урамы юнәлешендә уң як төшү юлына кадәр;

Ф.Әмирхан ур., юлның җир асты өлешенә уң як төшү юлыннан (Чистай ур., 62 йортына каршы) “Миллениум” күпереннән Подлужная урамы юнәлешендә уң як төшү юлына кадәр.

Искәртергә кирәк, авиаярышлар узган вакытта Казансу акваториясендә – Киров дамбасыннан Чуйков һәм Гаврилов урамнары киселешендә – кече суднолар, җилкәнле, спорт суднолары, шул исәптән гидроцикллар, байдаркалар һәм ишкәкле көймәләр хәрәкәте чикләнә.

Барлык яңалыклар