В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чикләүләр су белән тәэмин итү челтәрендә алып барыла торган төзелеш эшләре белән бәйле
Казанның Шаляпин урамындагы юлның бер өлешендә транспорт хәрәкәте вакытлыча туктатыла. Чикләүләр су белән тәэмин итү челтәрендә алып барыла торган төзелеш эшләре белән бәйле.
12 нче сентябрьдән 19 нчы сентябрьгә кадәр Шаляпин урамында юлның Павлюхин урамында урнашкан 100 нче йорт каршындагы өлеше транспорт өчен тулысынча ябык булачак.
Исегезгә төшерәбез, хәрәкәтне төзекләндерү эшләре белән бәйле рәвештә чикләү турында мәгълүмат махсус бүлектә бастырыла.