Центральная урамыннан Серебряная урамына кадәрге юл участогы 20-нче майдан 30-нчы октябрьгә кадәр ябылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы май). Казанда 20-нче майдан Овражная урамы буенча хәрәкәт чикләнәчәк. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.
Овражная урамы буенча, Центральная урамыннан Серебряная урамына кадәрге автомобиль юлы участогы 30-нчы октябрьгә кадәр ябык булачак. Чикләүләр юлларны ремонтлау һәм төзекләндерү белән бәйле.