В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу «Киләчәк уеннары»н үткәрү белән бәйле
Фото: Марат Мөгыйнов
17 нче февральдән 28 нче февральгә кадәр чикләү Абдулла Бичурин урамында – Чистай урамындагы 46 нчы йорттан алып Сибгат Хәким урамына кадәр гамәлдә булачак.
21 нче февральдән 28 нче февральгә кадәр Казан дәүләт циркы периметры буенча җирле юлларда хәрәкәтне чикләү кертеләчәк (Меңьеллык мәйданы, 2). Чикләүләр Кремль яр буеннан һәм Кремль күпереннән Үзәк стадионның көнчыгыш ягы алдында Меңьеллык мәйданындагы парковка зонасына кадәр (Ташаяк ур., 2а), күрсәтелгән парковка зонасының бер өлешен кертеп, җир асты җәяүлеләр кичүенә кадәр гамәлдә булачак.
21 нче февральдән 1 нче мартка кадәр Һади Такташ урамы буенча Спартак урамыннан Марсель Сәлимҗанов урамына кадәр, шулай ук Марсель Сәлимҗанов урамының сул ягында Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк бинасы (Спартак ур., 2) каршында керү кесәләрендә хәрәкәт чикләнәчәк.