Бу яңгыр канализациясе трассасы төзелеше белән бәйле
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче июль). Вахитов районының ике урамында транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Бу яңгыр канализациясе трассасы төзелеше белән бәйле, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.
24 нче июльдән 30 нчы июльгә кадәр Завод урамы буенча, Г.Камал урамы белән кисешкән урын янында, йөрү өлеше тулысынча ябылачак. Шул ук вакытта Г.Камал урамында хәрәкәт өлешчә чикләнәчәк.
30 нчы июльдән 12 нче августка кадәр Завод урамындагы 41 нче бина янында юл өлеше тулысынча ябылачак. Шул ук урамда 3 нче номерлы бина тирәсендә 13-16 нчы август көннәрендә хәрәкәт өлешчә чикләнәчәк.
Татарстан башкаласында яшәүчеләрне һәм кунакларны алдан ук хәрәкәт итү маршрутын сайларга, шулай ук билгеләнгән вакытлыча юл билгеләренә иярергә чакыралар.