В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Вишневский, Һади Атласи, Лесгафт, Чехов һәм Достоевский урамындагы участокларны ябу этаплап башкарылачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче сентябрь). Казанда Вишневский, Һади Атласи, Лесгафт, Чехов һәм Достоевский урамнары буйлап транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк. Участокларны ябу этаплап башкарылачак. Тиешле документ шәһәр Башкарма комитетында имзаланды.
30-нчы сентябрьдән 30-нчы октябрьгә кадәр юл Вишневский урамында, 14-нче номерлы бина тирәсендә чикләнәчәк.
8-нче октябрьдән 17-нче ноябрьгә кадәр чикләүләр Чехов урамы, 3/7 һәм 9-нчы номерлы йортлар янында булачак.
31-нче октябрьдән 9-нчы декабрьгә кадәр – Һади Атласи урамы, 2, 16, 26-нчы һәм Лесгафт урамындагы 24-нче номерлы йортлар районында.
Шулай ук, 10-нчы ноябрьдән 19-нчы декабрьгә кадәр эшләр Лесгафт урамында, Чехов урамындагы 25/31-нче номерлы йорт һәм Достоевский урамындагы 40-нчы номерлы йорт янында башкарылачак.
17-нче ноябрьдән 26-нчы декабрьгә кадәр – Чехов урамында, 1а һәм 3-нче номерлы йортлар янында.
Бу кабель канализациясен салу өчен горизонталь юнәлештә бораулау өчен чокырлар урнаштыру эшләре белән бәйле.