В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Хәтер уты»н һәр ветеран 8 нче майда узачак «Өй янындагы парад» патриотик акциясе вакытында алачак.
Фото: Казан Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты
(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы май). Бөек Ватан сугышында Җиңү көне алдыннан «Хәтер уты» Бөек Ватан сугышында катнашучы Алексей Николаевич Комлевка һәм «Молодежка ОНФ» активистына тантаналы рәвештә тапшырылды. Тантананы Җиңү паркы мемориаль комплексы территориясендә Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясы белән берлектә Казан Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты оештырды.
«Хәтер уты» 8 нче майда Казанның барлык районнарында узачак «Өй янындагы парад» патриотик акциясе вакытында һәр ветеранга тапшырылачак.
Шулай ук бүген Җиңү паркында узган тантанада күпмилләтле яшьләр вәкилләре Бөек Ватан сугышы турында төрле телләрдә (рус, татар, белорус, азәрбайҗан) шигырьләр укыды. Акциядә Татарстан халыклары ассамблеясының милли-мәдәни берләшмәләре җитәкчеләре, милли-мәдәни берләшмәләрнең яшьләр хәрәкәтләре активистлары, яшьләр иҗтимагый оешмалары активистлары һәм Казанның уку йортлары студентлары катнашты.
Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Казан балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина, Казан мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов катнашты.
Чара Ватан өчен гомерләрен биргән сугышчылар истәлегенә Мәңгелек утка чәчәкләр салу белән тәмамланды, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты.