Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.03.2020, 15:20

Казанда Марьино күлен чистартачаклар һәм аның яр буе зонасын төзекләндерәчәкләр

Территория төгәл зоналаштырылачак, Короленко урамы ягыннан яңа эскәмияләр һәм күл картасы белән ял итү зонасы барлыкка киләчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы март). Казанда Марьино күлен экотернәкләндерү һәм аның яр буе территориясен төзекләндерү проектын тәкъдим иттеләр. Короленко урамындагы экопаркның киләчәге турында КФУның табигатьне төзекләндерү һәм судан файдалану кафедрасы мөдире, танылган Казан экологы, профессор Нәфисә Минһаҗева  һәм бер төзелеш компаниясенең вәкилләре сөйләде.

Короленко урамындагы «Марьино күле» экопаркын торгызу инициативасы белән төзелеш компаниясе 2018 елның ахырында ук чыгыш ясады. 2019 елда КФУның Нәфисә Минһаҗева җитәкчелегендәге табигатьне төзекләндерү һәм судан файдалану кафедрасы  күлгә җентекле анализ ясады һәм күлне коткару һәм андагы тереклекнең тормышын саклау өчен тәкъдимнәр әзерләде.

2019 елда кошларның оя кору сезоны аркасында эшләр быелның апрель башына кичектерелде - бу вакытка күл кыштан соң тулысынча эрергә тиеш. «Бу күлгә бәхет елмайды, - диде Нәфисә Минһаҗева. - Марьинода нәкъ менә экология күзлегеннән кирәкле барлык чаралар башкарылачак. Проект күлне беренчел хәлдә саклап калуга юнәлдерелгән.

Бүгенге көндә күлдәге суның сыйфаты өченче сыйныфка карый: су уртача пычранган дип санала, бу исә халык күп яшәгән шәһәр микрорайоны үзәгендәге зур булмаган сулык өчен табигый. Төптәге катламнарга килгәндә, бораулаганда берничә төп катлам аерып алынган, башлыча, бу торф һәм балчыксыл туфрак. Күлдә су суүсемнәре, ягъни макрофитлар да артык үскән. Алар сулыкның күп өлешен биләп тора һәм кышын, корыганда, кислородка кытлык китереп чыгара.

Марьино күлендәге вәзгыятьне уңай якка үзгәртү өчен, тулы бер чаралар комплексы каралган. Беренче чиратта, күл үзе һәм аның тирәсендәге территорияне чүп-чардан чистартачаклар. Ләм катламнарын һәм макрофитларның артык массасын махсус экскаватор-амфибия ярдәмендә алып аталар, ул яр буе зонасына зыян китермәс өчен суда ук эшләячәк. Яр буйларын ныгыту махсус ысул белән - геоматлар ярдәмендә үткәреләчәк. Суны кислород белән туендыру өчен аэрациянең ике ысулы каралган: тирәнлеге - моңа кадәр салынган аэрацион торбалар системасы ярдәмендә, һәм өстәге - су каскады аша суны мәҗбүри циркуляцияләү ярдәмендә. Шулай ук яр янында чистарту үзлекләре булган су үсемлекләреннән биоплато булдырылачак.

Үзгәрешләр Марьино күленең тышкы күренешенә дә кагылачак. Территория төгәл зоналаштырылачак, Короленко урамы ягыннан яңа эскәмияләр һәм күл картасы белән ял итү зонасы барлыкка киләчәк. Берничә ноктада сулык периметры буенча субай нигезендәге күзәтү мәйданчыклары җиһазландырылачак, аларның берсе биоплато янында барлыкка киләчәк. Шунда ук флора һәм экопарк фаунасы турында мәгълүмат стендлары урнаштырылачак. Йөрү юлларының өслеге яңартылачак: өлешчә аны терраса тактасына һәм гранит өслегенә алыштырачаклар - территориянең нинди булуына карап. Шулай ук декоратив үсемлекләр утыртылачак һәм түтәлләр ясалачак, үрдәкләр өчен йөзәргә утрау булдырылачак, дип хәбәр итә төзелеш компаниясенең матбугат хезмәте.
Барлык яңалыклар