Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.02.2022, 17:27

Казанда Г.Камал театрының архитектура концепциясен эшләү буенча конкурс җиңүчесен игълан итәчәкләр

Үз проектларын дөньяның 6 иленнән финалистлар тәкъдим итәчәк.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче февраль). 16 нчы февральдә Казанда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының архитектура концепциясен эшләү буенча ачык халыкара конкурсның жюри утырышы узачак.

Бу көнне үз проектларын Казан, Глазго, Барселона, Лондон, Мәскәү, Париж, Шанхай һәм Штутгарттан 8 команда тәкъдим итәчәк. Алар 4 ай дәвамында Һади Такташ һәм Нурсолтан Назарбаев урамнары киселешендә, Кабан күле ярында урнашачак яңа театр бинасы проекты өстендә эшләделәр. Утырыш алдыннан жюри әгъзаларына «Тамашачы тамашасы» спектакле тәкъдим ителәчәк. Спектакль шәһәрлеләр театры форматында махсус бәйге өчен иҗат ителгән. Утырыш 14:00 сәгатьтә башлана һәм театрның Youtube-каналында трансляцияләнәчәк.

Җиңүченең исеме киләсе көнне, 17 нче февральдә, йомгаклау матбугат конференциясендә игълан ителәчәк. Анда Казан Мэры Илсур Метшин, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина, Archdaily.com проектына нигез салучы Дэвид Базульто, Татарстан Президенты ярдәмчесе, Эксперт советы рәистәше Наталия Фишман-Бекмамбетова, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев катнашачак, дип хәбәр итә конкурсның оештыру комитеты. Матбугат конференциясе 11:00 сәгатьтә башлана һәм туры эфирда күрсәтеләчәк.

Исегезгә төшерәбез, конкурс ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча үткәрелә, ул 2021 елның 23 нче июлендә старт алды. 12 нче октябрьдә Казанда жюри әгъзалары дөньяның 14 иленнән 26 консорциумнан һәм 13 шәхси конкурсанттан гаризалар карадылар һәм 8 команда-финалистны сайлап алдылар.

Барлык яңалыклар