Шәһәр юлларын җыештыруда кулланылачак махсус техника саны 800 берәмлеккә җиткереләчәк.
Фото: Марат мугинов
Казанда тәүлектән азрак вакыт эчендә айлык явым-төшем нормасының яртысы яуды. Юл хезмәтләре тәүлек буе көчәйтелгән режимда эшлиләр.
Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 10 мең тоннадан артык кар чыгарылган, кышкы сезон башыннан - 218 мең тоннадан артык. Карны кар эрү пунктларына җибәрәләр. Гадәттән тыш хәлләр, көчле кар яву очракларында, карны вакытлыча салып тору өчен өстәмә сигез мәйданчык оештырылган.