Төп таләп – ПК офис программаларына ия булу.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче октябрь). Казанда COVID-19-га каршы вакцинацияләү пунктларында эшләү өчен волонтерлар җыю игълан ителде. Ирекле булышчылар вакцинация узган шәһәр халкының реестрын тутырырга ярдәм итәчәк.
Алар ике сменада эшләячәк: 9:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр һәм 13:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр. Ирекле ярдәмчеләр бер-берсен алыштырырга тиеш түгел, бер үк волонтерларга ике атна дәвамында көн саен эшләргә туры киләчәк.
Волонтерлар булып балигъ булганнар гынә эшли ала, шул ук вакытта «көмеш волонтерлар», ягъни өлкән яшьтәге кешеләр генә катнаша алмый.
Кандидатлар өчен төп таләп – ПК офис программаларын белү. Вакцинация пунктларында эш башланыр алдыннан барлык волонтерлар да укулар узачак. Моннан тыш, ирекле ярдәмчеләрнең вакцинация турында сертификатлары булырга тиеш.
Барлыгы 31 пунктта эшләү өчен 120 волонтер кирәк. Бүгенге көндә эшкә 15 кеше кушылган
Волонтер булырга теләүчеләр, +7(842)237-51-51 телефоны буенча шалтыратып, Балалар һәм яшьләр эшләре комитетына языла ала.