Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.01.2024, 12:20

Казанда «Буран» планы игълан ителде – юлларны кардан чистартуга 800 берәмлек махсус техника җәлеп ителәчәк

Бер тәүлек эчендә шәһәр урамнарыннан 12 мең тоннадан артык кар чыгарылган, юл хезмәтләре көчәйтелгән режимда эшләвен дәвам итә

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче гыйнвар, Диләрә Гафурова). Һава шартларының начарлануы һәм кар яву сәбәпле Казанда «Буран» оператив планы игълан ителде. Мондый карарны шәһәрнең гадәттән тыш хәлләр комиссиясе кабул итте. Юлларда чистарту техникасы саны артачак – эшкә 800 машина җәлеп ителәчәк. Юл хезмәтләре тәүлек әйләнәсе эшләвен дәвам итә. Бер тәүлектә 12 мең тоннадан артык кар чыгарылган, төнлә юлларда 347 берәмлек махсус техника эшләгән. Бу хакта KZN.RU порталына Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр иттеләр.

ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, узган тәүлектә шәһәрдә 5 мм кар яуган, ягъни айлык норманың 11% ы. Агымдагы һава шартларында юл хезмәтләренең беренчел бурычы – юлларны кардан чистарту һәм себерү, шулай ук карны чыгару буенча эшләрне көчәйтү.

«Узган тәүлектә 12 мең тоннадан артык кар чыгарылды. Бозга каршы эшкәртү өчен 283 тонна реагент һәм 735 тонна ком-тоз катнашмасы кулланганнар», – дип сөйләде Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе урынбасары Марсель Әхмәтҗанов.

Бүген көндез шәһәрнең юл хезмәтләре көчәйтелгән режимда эшләвен дәвам итә. Төп басым магистраль юлларны, тукталыш кесәләрен һәм тротуарларны чистартуга ясала.

«Көндез Казан урамнарында 674 юл эшчесе һәм 357 берәмлек техника эшләячәк. Туктаусыз эшләү өчен кирәк булган очракта җыештыру маршрутларына азык-төлек китерүне оештыралар», - дип билгеләп үтте Марсель Әхмәтҗанов.

Исегезгә төшерәбез, дүрт генераль подряд предприятиесенең кышкы чистарту техникасы шәһәр паркында, субподряд оешмаларын исәпкә алып, барлыгы 589 берәмлек техника исәпләнә, шул исәптән 155 катнаш юл машинасы һәм 111 трактор щеткасы бар. Җыелган юлларның мәйданы 22 млн кв. метрдан артык тәшкил итә, 2023 ел ахырына ул яңа юл участокларын файдалануга тапшыру хисабына 570 мең кв метрга арткан.

Карны сигез стационар кар эретү станциясенә чыгаралар, аларда 14 камера урнашкан (Порт, Несмелов, Воровский, Васильченко, Тула, Гадел Кутуй урамнарында, Җиңү проспектында). Порт урамында яңа станция һәм Несмелов урамында яңа камера ачу аркасында барлык станцияләрнең җитештерүчәнлеге тәүлегенә 6,3 мең тоннадан 8 мең тоннага кадәр арткан. Кышкы сезон башыннан кар эретү пунктларында барлыгы 400 мең тонна кар кабул ителгән.

Юлларны чистартудан тыш, көн дәвамында йортларның ишегалларын һәм түбәләрен чистарту эшләре алып барыла. Торак-коммуналь хуҗалык комитетында KZN.RU порталына хәбәр ителгәнчә, эре идарәче компанияләр хезмәт күрсәтә торган ишегалды территорияләрен җыештыру белән 1390 ишегалды җыештыручы һәм 123 берәмлек махсус техника шөгыльләнә. 1,2 тонна ком-тоз катнашмасы һәм бозлавыкка каршы реагентлар сарыф ителгән. Торак-коммуналь хуҗалык комитеты идарәче компанияләргә ишегалды территорияләрен чистарту эшен көчәйтергә һәм бар булган махсус техниканы кулланырга кушты.

Видеорепортаж
17.01.2024 11:56
Казан юлларын чистартуга 674 юл эшчесе һәм 357 берәмлек техника җәлеп ителгән
Барлык яңалыклар