Сайлап алу ике яшь категориясендә үткәрелә
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы май). Казанда Россия көненә әзерләнә торган концерт программасының иң яхшы алып баручысына конкурс игълан ителде. Бу хакта шәһәрнең Мәдәният идарәсендә хәбәр иттеләр.
Конкурс кече һәм өлкән яшь категорияләрендә үткәрелә: 12 яшьтән 17 яшькә кадәр һәм 18 яшьтән 35 яшькә кадәр. Ике номинация билгеләнгән: «Рәсми чаралар алып баручысы» һәм «Мәдәни-массакүләм программалар алып баручысы». Нигезләмә белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
Конкурста катнашу өчен видеовизитка төшерергә, заявкага фото теркәргә, шулай ук анда номинация, яшь һәм контакт телефонын күрсәтергә кирәк. Заявкаларны konkurs.kzn@yandex.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк.
Конкурсантларны эксперт жюрие сайлап алачак, аның составына Казан дәүләт мәдәният институты укытучылары һәм шәһәрнең әйдәп баручы мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре керәчәк.
Моңа кадәр KZN.RU порталы 12 нче июньдә «Казан» гаилә үзәге каршындагы кичке концертның хедлайнерлары Катя Лель һәм Natan булачак дип хәбәр итте.