В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чара 17-нче апрельдә Идел буе районының 52-нче гимназиясендә узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче апрель). 17-нче апрельдә 52-нче номерлы гимназиядә Казанның Идел буе районындагы Гарифҗанов урамы буенча бульварны төзекләндерү концепциясенең соңгы презентациясе узачак. Әлеге идея 12-нче март көнне узган ачык тыңлаулар нәтиҗәләре буенча әзерләнде.
Презентациядән соң очрашуның икенче яртысында катнашучылар “Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе” белән берлектә “Калейдоскоп” паркының эш тәртибе турында фикер алышачак.
Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе барлык теләүчеләрне дә чарада катнашырга чакыра. Киләсе очрашу турындагы мәгълүмат барлык кызыксынучылар өчен дә ачык кулланылышта:
Бульварның әзер концепциясе белән түбәндәге сылтама аша танышып була.
Чараның башлану вакыты 19.00 сәгатьтә.