Фикер алышуда катнашырга шәһәр халкы, активистлар чакырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче гыйнвар). 22 гыйнварда Казанның 179-нчы гимназиясендә (Әпсәләмов ур., 29а) Четаев урамыннан Чистай урамына кадәр "Ак чәчәкләр" бульварының икенче чиратын төзекләндерү концепциясе буенча җәмәгать фикер алышуы узачак.
Архитекторлар белән кызыксынган шәһәр халкы, активистлар, җирле берләшмәләр вәкилләре, эшмәкәрләр һәм мәдәни чараларны оештыручылар очрашырга мөмкин. Җәмәгать фикер алышуы 19.00 сәгатьтән 21.30 сәгатькә кадәр узачак, дип хәбәр ителә Татарстан Республикасы иҗтимагый киңлекләрен үстерү программасының Instagram рәсми аккаунтында.
Исегезгә төшерәбез, "Ак чәчәкләр" бульварының беренче чираты - Ямашев проспектыннан Четаев урамына кадәр - Казанда 2018 елның ноябрендә ачылды. Яңа иҗтимагый киңлектә керү зонасы, чаралар үткәрү өчен асылмалы мәйданчык, балалар зонасы, воркаут зонасы, велосипед юлы, агачлар һәм куаклар утыртылган. "Ак чәчәкләр" бульварының символлары гадәти булмаган арт-объектлар, мәсәлән, клавиш рәвешендә татар алфавиты хәрефләре һәм урам җиһазлары.
Бульварның икенче чиратын төзекләндерү 2019 елга планлаштырылган.