Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.12.2019, 11:44

Казанда милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре турында фикер алыштылар

Утырышны шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров алып барды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы декабрь, Алинә Бережная). Казан Башкарма комитетында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча Координация советының, чит ил гражданнары арасында хокук бозуларны профилактикалау буенча эш төркеменең һәм Казанда ТР телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру буенча муниципаль комиссиянең уртак утырышы узды.

Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров рәислегендә узган утырышта ТР Президенты Аппараты вәкилләре, утырышның җаваплы секретаре – Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Илнур Шакиров, Казан епархиясе вәкилләре, Башкарма комитетның структур бүлекчәләре, югары уку йортлары, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.

Казандагы миграция вәзгыяте турында РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең миграция мәсьәләләре бүлеге башлыгы Андрей Шулепов сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, агымдагы елның 11 аенда Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең миграция мәсьәләләре бүлеге тарафыннан чит ил гражданнары килү турында 211 мең 176 белдерү кәгазе алынган, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 10,6%-ка кимрәк. Чит ил кешеләре аеруча якын чит илләрдән – Үзбәкстан, Таҗикстан, Украина, Әзербайҗан, Казахстан, Кыргызстан илләреннән килә. Казанга шулай ук Кытай, Төркия, Германия, Италия, АКШ, Франция халкы да килә. Быел Татарстан башкаласында барлыгы 178 илдә яшәүчеләр булды. Килүнең иң киң таралган сәбәпләре - эш һәм уку. Чит ил студентларының күбесе Казан федераль университетында укый – 11 меңнән артык кеше.

Полиция хезмәткәрләре миграция законнарын бозу фактларын ачыклау буенча даими рәвештә чаралар үткәрәләр. «Әлеге чаралар барышында 2019 елда чит ил гражданнарының 2081 яшәү урыны, чит ил хезмәткәрләре хезмәтеннән файдаланучы 13 эш бирүче, 228 чит ил хезмәткәре тикшерелде, миграция законнарын бозуның 1918 очрагы ачыкланды», – дип сөйләде Андрей Шулепов.

Мигрантлар һәм чит ил гражданнары катнашында кылынган җинаятьләргә килгәндә, тулаем алганда, Казанда хәл тотрыклы, дип белдерде чит ил гражданнарына карата кылынган җинаятьләрне ачу бүлеге, Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге өлкән оперуполномоченные Андрей Ефремов. Агымдагы елның 11 аенда чит ил кешеләре тарафыннан 170 җинаять кылынган.

Милләтара һәм конфессияара җирлектәге конфликтларны профилактикалауга һәм булдырмауга юнәлдерелгән чараларга зур игътибар бирелә. «2019 елда үткәрелгән эш барышында Казан территориясендә этник принцип буенча формалаштырылып оешкан җинаятьчел төркемнәр ачыкланмады, милләтара конфликтлар теркәлмәде», – дип билгеләп үтте А.Ефремов.

Утырышта Казанда Татарстан телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру турында докладлар тыңланды. Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары мәдәният бүлеге башлыгы Рамил Фатыйхов районнар территорияләрендә мәдәният һәм мәгариф учреждениеләрендә традицияләрне саклау һәм үстерүгә, буыннарның дәвамчанлыгын саклауга, үз халкының һәм туган якның тарихын өйрәнүгә юнәлдерелгән чаралар даими үткәрелүен сөйләде. «Ике районда халык мәдәниятен һәм традицияләрен, декоратив-гамәли сәнгатьне пропагандалаучы 40-тан артык коллектив тотрыклы эшли. Иҗади берләшмәләр челтәре белән даими хезмәттәшлек алып барыла, аларга ярдәм күрсәтелә. Коллективлар халык иҗаты фестивальләрендә, район һәм шәһәр бәйрәмнәрендә актив катнашалар. Барлык чаралар да ике дәүләт телендә үткәрелә», - диде Р.Фатыйхов.

Шундый ук эш Совет районы территориясендә дә башкарыла, дип билгеләп үтте район Хакимияте башлыгы урынбасары Айсылу Хәмзина. Аның сүзләренә караганда, үсеп килүче буын арасында милләтара мөнәсәбәтләр тәрбияләү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. «Балаларны һәм яшүсмерләрне үз халкының мәдәни һәм рухи кыйммәтләрен хөрмәт итәргә, үзләрен Ватан гражданы, аның бөек тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре варисы итеп тоярга өйрәтү – педагог, тәрбияче һәм ата-ана алдында торган төп бурыч», - дип билгеләп үтте А.Хәмзина.

Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгытуда вакыйга чаралары зур әһәмияткә ия, дип ассызыклады Туризм үсеше комитеты директоры Дарья Санникова. Быел Казанда «Тәмле Казан» гастрономия фестивале, Пасха ярминкәсе, «Тәрәзә» урам перфомансы һәм дизайн модасы фестивале һәм башкалар узды, Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан шәһәрдә икенче тапкыр «КышДаКар-фест» кышкы фестивале үтәчәк .

Моннан тыш, Казанда берничә телдә үткәрелә торган экскурсияләргә зур игътибар бирелә. «Казан Кремле һәм шәһәр буйлап экскурсияләр сигез телдә – рус, татар, инглиз, алман, француз, испан, кытай һәм гарәп телләрендә үтә. Быел Казан Кремле экскурсияләрне рус телендә алып баручы тагын 40 , инглиз телендә алып баручы 10, француз телендә алып баручы 1 экскурсоводны әзерләп чыгарды», – дип сөйләде Д.Санникова.

Утырышта шулай ук Казан шәһәр иҗтимагый үзәге директоры Диләрә Нуриева да чыгыш ясады. Ул kzn.ru порталын - Казан Мэриясенең интернеттагы рәсми вәкилен - өч тел версиясендә карарга мөмкин булуы турында сөйләде: татар, рус, татар һәм инглиз телләрендә. «2018 елда портал яңартылды, бу чордан башлап порталда татар телендәге яңалыклар характерындагы материалларның саны тотрыклы рәвештә арта», - дип ассызыклады Д.Нуриева. Әйтик, 2017 елда аларның саны 2567 булса, 2019 елда татар телендәге яңалыклар саны шактый арткан – 4354.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров ассызыклаганча, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгыту эшен алга таба да дәвам итү мөһим. «Бер территориядә төрле халыкларның тыныч яшәү нигезе булып милләтара аралашу культурасы булу һәм бер-берсенә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тора. Бу мөнәсәбәтне кечкенәдән үк формалаштыру мөһим», - дип нәтиҗә ясады И.Шакиров.

Фоторепортаж
Казан Башкарма комитетында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре турында фикер алыштылар
Барлык яңалыклар