Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.12.2019, 17:58

Казанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар

Утырышның модераторы булып эшче төркем рәисе Татьяна Ларионова чыгыш ясады.

(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче декабрь, Ксения Швецова). Бүген Казанда «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлегендә Татарстан Республикасында илкүләм проектларның үтәлешен контрольдә тоту буенча эшче төркемнең уртак утырышы узды. Видеоконференция режимында узган чарада республика муниципаль берәмлекләре вәкилләре катнашты. Утырышның модераторы булып эшче төркем рәисе Татьяна Ларионова чыгыш ясады.

2020 елда Казанда ике ясалма ареналы боз сарае төзелеше планлаштырыла

Татарстан башкаласында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру турында Казан Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Евгений Варакин сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, быел Казан шәһәрдә гамәлгә ашыру планлаштырыла торган 10 илкүләм проектның 8-ендә катнаша. «Икътисад һәм социаль өлкәнең өстенлекле тармакларына кагылышлы 23 төбәк проекты буенча эш алып барыла», – дип хәбәр итте Е.Варакин.

Спортны үстерү «Демография» илкүләм пректын гамәлгә ашыруда зур әһәмияткә ия. Быел Казанда «Динамо» спорт мәктәбе өчен хоккей җиһазлары сатып алынды. Ә 2020 елда ике ясалма арена белән боз сарае төзелешен башлау планлаштырыла. «Бүген киләсе елның апрель аенда тәмамланачак проект эшләре алып барыла», – диде спикер.

Шулай ук проект кысаларында 2020 елда «Тасма» стадионында җиңел атлетика юлларының капламын алыштыру планлаштырыла.

«Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында ТР башкаласында актив рәвештә яңа мәктәпләр төзелә. Быел Идел буе районында 1224 урынга исәпләнгән 186-нчы номерлы «Перспектива» күппрофильле лицее ачылды. Хәзерге вакытта 1224 урынга исәпләнгән ике гомуми белем бирү учреждениесен төзү эшләре бара. Мәктәпләр Бондаренко һәм Нәҗип Җиһанов урамнары буенча төзелә. Объектлар төзелешен 2020 елда тәмамлау планлаштырыла.

«Яңа объектларны файдалануга тапшыру төзелә торган торак комплексларда балаларны ике сменада укыту проблемасын өлешчә хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк», – дип ассызыклады Е.Варакин.

Казанда төбәк гериатрия үзәге төзеләчәк

«Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында быел 2170 урынга исәпләнгән 10 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен төзү буенча эшләр планлаштырылган иде. 1210 урынга исәпләнгән 6 балалар бакчасы файдалануга тапшырылган инде. Моннан тыш, «Салават күпере» торак комплексында 740 урынга исәпләнгән өч балалар бакчасы төзелеше тәмамланган – аларны ачу декабрь ахырына планлаштырылган.

Балалар бакчалары күпләп төзелүгә карамастан, Казанда өч яшькә кадәрге балаларны мәктәпкәчә учреждениеләрдә урыннар белән тәэмин итү мәсьәләсе актуаль булып кала, дип билгеләп үтте шәһәр Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе. «Без бу дефицитны киметә алырбыз дип өметләнәбез», - диде ул. Шулай итеп, 2020 елда Профессор Камай ур., 12а адресы буенча 33-нче номерлы балалар бакчасының икенче бинасын төзеп бетерергә кирәк булачак. Мәктәпкәчә учреждение 220 урынга исәпләнгән, шуларның 120 урыны – 1,5-3 яшьлек балалар өчен.

«Өлкән буын» проекты уртача гомер озынлыгының 79 яшькә кадәр артуына ярдәм итәргә тиеш. Аны гамәлгә ашыру кысаларында шәһәрдә махсус гериатрик кабинетлар булдырыла, диде Е.Варакин.

«Бүген Казанда медицина учреждениеләрендә 12 гериатрия кабинеты ачылды», - дип билгеләде спикер. Исаев урамындагы сугыш ветераннары өчен госпиталь өлкән яшьтәге кешеләр гериатрик ярдәм ала торган медицина учреждениеләренең берсе булып тора. Е.Варакин сүзләренә караганда, 2020 ел ахырына госпитальдә барлык кирәкле бүлекчәләр белән региональ гериатрия үзәге төзеләчәк.

«Халыкны кызыклы, якты проектларда катнашырга этәрергә кирәк»

Казан Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе шулай ук «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» проектын гамәлгә ашыру турында да сөйләде. Ул искәрткәнчә, 3 ел эчендә ТР башкаласында юл эшләренә рекордлы сумма – 16,5 млрд сум бүлеп бирелгән, бу исә шәһәр юлларының өчтән бер өлешен ремонтларга мөмкинлек биргән. Гомуми мәйданы 7,3 млн кв. м. булган 526 юл участогы яңартылган.

«Зур Казан боҗрасының Булатов урамыннан Борисковская урамына кадәрге участогы өстенлекле проект буенча агымдагы елның иң мөһим объектларының берсе булып тора», - дип искәртте спикер.

Республика башкаласында «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты актив тормышка ашырыла. Исегезгә төшерәбез, Татарстанда шундый ук төбәк проектлары бар – «Торак» һәм «Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру». Е.Варакин билгеләп үткәнчә, соңгы 9 елда республика һәм федераль үзәк ярдәме белән Казанда 78 иҗтимагый киңлек яңартылган һәм булдырылган, шуның аркасында парк зоналарының гомуми мәйданы 164 гектарга арткан. «Казанда илкүләм проектларны тормышка ашыру буенча эш дәвам итәчәк», – дип нәтиҗә ясады Е.Варакин.

Татарстан Республикасында илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны тикшереп тору буенча эшче төркем рәисе Татьяна Ларионова илкүләм проектларның беренче чиратта халыкның тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән булуын һәм бу эшкә халыкны җәлеп итәргә кирәклеген искәртте. «Безнең төп бурыч – халык белән үзара хезмәттәшлек, – диде ул. - Халыкны кызыклы, якты проектларда катнашырга этәрергә кирәк, алар безнең фикердәшләребез булырга тиеш». Ул шулай ук республикада алга таба иҗтимагый инициативаларны алга җибәрү буенча эшче төркем төзелүен искәртте. Шәһәр халкына гамәлдәге проектлар турында хәбәр итү мөһим, дип өстәде ул.

ТР Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россия» партиясенең Казан бүлеге секретаре Ольга Воронова билгеләп үткәнчә, Халык илкүләм проектлар темасы белән актив кызыксына – халыктан бик күп мөрәҗәгатьләр килә. «Без илкүләм проектлар турында бердәм электрон сервиста барлык мәсьәләләр җыелырга тиеш дип саныйбыз. Мондый төр мөрәҗәгатьләр белән эшләү өчен билгеле бер регламент эшләргә кирәк», - дип саный О.Воронова.

Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре депутат берләшмәләре өчен белем бирү семинарын уздыру йомгаклары һәм «Татарстан илкүләм проектлары – 2019» республика фотоконкурсын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.
Фоторепортаж

Барлык яңалыклар