Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.06.2023, 15:34

Казанда Яңа Татар бистәсенең мәдәни мирасын саклау алымнары турында фикер алыштылар

Тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр һәм татар активистлары шәһәрнең тарихи хәтерен саклау буенча үз фикерләрен һәм тәкъдимнәрен җиткерде

Фото: «СМУ-88» матбугат хезмәте

Казанда Яңа Портның инфраструктура үсеше турында фикер алышу өчен шәһәр җәмгыятьләре белән беренче очрашу узды. Чарада Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина, Әл-Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Мансур Җәләлетдин, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Радик Салихов, архитекторлар, тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр, татар җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

Очрашуда елга порты районында сәнәгать зонасын реновацияләү принциплары һәм планнары тәкъдим ителде. Катнашучылар Яңа Татар бистәсе мирасын әлеге территориянең редевелопменты контекстында саклау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина һәм «СМУ-88» компанияләр төркеме генераль директоры Наил Галиев территориянең мастер-планы һәм «Яңалиф» беренче торак комплексы төзелеше башлануы турында сөйләде. Моннан тыш, очрашуда катнашучылар Казанның тарихи хәтерен саклау буенча үз фикерләрен һәм тәкъдимнәрен җиткерделәр.

Иске Татар бистәсендә күптәннән яшәүче Әнвәр Биктимиров фасадларны һәм иҗтимагый киңлекләрне бизәүдә күбрәк милли колорит һәм үрнәкләр куллануны сорады. «Казанские истории» интернет-газетасының баш мөхәррире Любовь Агеева Яңа Порт урамнарында элек яшәгән кешеләренең тормышыннан экспозиция рәсемнәрен ясарга тәкъдим итте. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов фикеренчә, елга порты янындагы территориядә эшләүче архитекторлар өчен тарихи лекторийлар үткәрергә кирәк.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елның сентябрендә Казан елга порты районында «Яңа Порт» бренды астында Сәнәгать зонасының редевелопменты старт алды. Анда «Казан – судагы шәһәр» концепциясе гамәлгә ашырылачак, бу шәһәр халкына һәм туристларга Иделгә ирекле рәвештә барырга, җәмәгать һәм шәхси су транспортын үстерергә мөмкинлек бирәчәк.
Барлык яңалыклар