Ике ай эчендә Татарстан башкаласында җәмәгать урыннары, яр буе зоналары, ишегаллары һәм башка территорияләр тиешле хәлгә китереләчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче март, Дмитрий Никитин). 1 нче апрельдә Казанда территорияләрне санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча икеайлык башлана. Аңа шәһәр халкы, 23 нче апрельгә планлаштырылган гомумшәһәр өмәсендә катнашып, кушыла алачак. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров эшлекле дүшәмбедә район администрацияләре башлыкларына һәм Тышкы төзекләндерү комитетына алда торган эшләр планын әзерләргә кушты.
Икеайлык вакытында җәмәгать киңлекләрен, урман полосаларын һәм яр буе зоналарын тиешле хәлгә китерергә кирәк, дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев. Шулай ук ишегалларына, сәнәгать предприятиеләре территорияләренә, гараж кооперативларына, сәүдә объектларына, ягулык салу станцияләренә – фасадлардан һәм коймалардан алып якындагы участокларга кадәр аерым игътибар бирү планлаштырыла.
«Теләсә кайсы теләүче икеайлыкта катнаша, инициатив төркем төзи һәм үз ишегалды, шәһәрнең теге яки бу участогын тәртипкә китерә ала», – диде И.Куляжев һәм шәһәрлеләрне өмәгә кушылырга чакырды.
Инвентарь, капчык алу һәм җыелган чүпне чыгаруга кагылышлы барлык оештыру мәсьәләләре буенча район администрацияләренә һәм идарәче оешмаларга мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
«Май башына безнең шәһәр чиста, матур, яшел һәм уңайлы булсын өчен барысын да эшләргә кирәк», – дип ассызыклады Рөстәм Гафаров.