В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шулай ук «Химия урамы» һәм «Ат спорты комплексы» тукталышларында табличкалар барлыкка киләчәк.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче сентябрь). Казанда мәгълүмати маршрут күрсәткечләрен яңарталар. Белгечләр барлык трамвай һәм троллейбус тукталышларында да эш алып бара.
Барлык 128 тукталыш та яңа күрсәткечләр белән тәэмин ителәчәк. Шулай ук күрсәткечләр пассажирлар мөрәҗәгате буенча «Химия урамы» һәм «Ат спорты комплексы» тукталышларында пәйда булачак. Эшләрне октябрь уртасына кадәр төгәлләү планлаштырыла.
Моннан тыш, 5-нче һәм 5а номерлы маршрутлар буенча трамвай тукталышларында яңа электрон табло урнаштырылачак. Алар трамвайның тукталышка килүе һәм тоткарланган очракта – графиктан артта калу вакыты турында төгәл мәгълүмат күрсәтәчәкләр, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» МУП.