Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.
1 апрель өчен алдагы максимум 1983 елда билгеләнгән
Казанда температура рекорды яңартылды
Татарстан башкаласында яңа температура рекорды билгеләнде, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометүзәгендә.

Кичә Казан метеостанциясендә һәм Казан – Аэропорт авиация метеостанциясендә термометр баганалары +14,8 градус күрсәтте. Казан – Сокол авиация метеостанциясендә һаваның максималь температурасы +15,9 градус тәшкил иткән.

Шәһәрдә 1 апрельгә кадәрге рекорд 1983 елда билгеләнгән һәм 12,6 градус җылылык тәшкил иткән.

Исегезгә төшерәбез, ТР Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, якын көннәрдә Казанда һәм тулаем республика буенча урыны белән бераз яңгырлар явачак. Шимбәгә төнлә температура -2..+3 градуска кадәр төшәчәк. Көндез +8..+13 градус кадәр вәгъдә итәләр.

2025-04-02T10:16:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.