Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.04.2020, 09:46

Казанда мохтаҗ гаиләләргә азык-төлек җыелмалары тутырылган меңнән артык тартма өләшенгән

Көн саен азык-төлекне хәйрия акциясендә катнашучы 50 волонтер тарата.

(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче апрель). Казанда мохтаҗ гаиләләргә «Бәхетле» гипермаркетлары челтәреннән азык-төлек җыелмалары өләшү буенча хәйрия акциясе дәвам итә. 14-нче апрельдә волонтерлар 113 тартма тараттылар, ә акция башланганнан бирле авыр хәлгә тарыган гаиләләргә 1281 тартма тапшырылды, 4 мең 549 кеше ярдәм алды.

Көн саен азык-төлекне хәйрия акциясендә катнашучы 50 волонтер тарата, шулай ук аңа даими рәвештә битараф булмаган кешеләр һәм танылган шәхесләр кушыла. Мәсәлән, анда «Ак Барс» хоккей клубы уенчылары Данис Зарипов, Кирилл Петров һәм Альберт Яруллин һәм «Ночные волки» байк-клубы вәкилләре катнашты.

Кичә генә акциягә ЮХИДИ Казан шәһәр полкы хезмәткәрләре кушылды, алар шулай ук мохтаҗларга азык-төлек җыелмаларын таратырга һәм авыр тормыш хәленә эләккән шәһәр халкына ярдәм күрсәтергә булыштылар.

Исегезгә төшерәбез, мохтаҗ категорияләргә ярдәм итүгә юнәлтелгән хәйрия акциясе 1-нче апрельдә «Мәрхәмәтле Казан» проекты кысаларында старт алды. Акция барышында барлыгы 1503 гаиләгә ярдәм итү планлаштырыла, мохтаҗлар исемлеге социаль яклау органнары, шәһәр администрацияләре һәм «Мәрхәмәтле Казан» проекты тәкъдиме буенча төзелә. Ярдәм алучылар арасында ялгыз аз керемле пенсионерлар, инвалидлар, күп балалы гаиләләр, операциядән соң якыннары ярдәменнән мәхрүм калган кешеләр, ике оныгын тәрбияләүче әби-опекун бар.

15 кг чамасы авырлыктагы азык-төлек җыелмалары 1 айга исәпләнгән. Бер тартмага ике килограмм он, шикәр һәм бәрәңге, бер килограмм дөге, борчак, токмач, кишер һәм алма, ак май һәм көнбагыш мае, пешерелгән сыер ите, шпрот, куертылган сөт, йомырка һәм чәй керә.

Моннан тыш, Казанның мохтаҗ пенсионерлары өчен 10 мең азык-төлек «Яхшылык тартмасы» KazanExpress компаниясе тарафыннан формалаштырылган - 14-нче апрельдә мохтаҗ казанлыларга азык-төлек җыелмалары белән 74 тартма китергәннәр.

Авыр хәлгә эләккән казанлыларга көн саен «Ярдәм» фонды волонтерлары да ярдәм итә, алар пенсионерларга һәм инвалидларга әзерләнгән ашамлыклар белән ланч-бокслар тараталар.

Моннан тыш, көн саен Казан волонтерлары коронавирус инфекциясе корбаннары булу куркынычы янаган төркемдәге өлкән яшьтәге шәһәр халкына азык-төлек һәм дарулар китерә. Азык-төлек һәм дарулар китерү буенча пенсионерлардан, шулай ук волонтер булырга теләүчеләрдән гаризалар «Ачык Казан» системасында сайтта яисә +7(843)236-4-123 (теләсә нинди телефоннан), 063 (шәһәр телефоннарыннан) телефоннары аша кабул ителә. Хәзерге вакытта шәһәр волонтерлык штаблары резервында 500-дән артык кеше тора, алар инде 2 мең 290 кешегә ярдәм иткән.
Фоторепортаж
Казанның мохтаҗ гаиләләренә азык-төлек җыелмалары тутырылган меңнән артык тартма тапшырылды
Барлык яңалыклар