Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.12.2020, 11:46

Казанның 16 паркы һәм скверы Яңа ел рухында бизәләчәк

Иҗтимагый киңлекләрдә эшләр бу атна ахырына тәмамлана.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче декабрь, Алинә Бережная). Казанның иҗтимагый киңлекләрендә бар көченә Яңа елга әзерлек эшләре бара - 16 парк һәм скверда матур бизәлеш барлыкка киләчәк. Эшләр бу атна ахырына төгәлләнәчәк, дип хәбәр итте бүген Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбедә Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Марат Закиров.

Традицион бәйрәм атрибутикасыннан тыш, 12 паркта яңа ел чыршылары куелачак. Моннан тыш, Горки-Әмәт урманында «Урманда чыршы туган» арт-инсталляциясе барлыкка киләчәк, Лядской бакчасында яктылык шарлары белән тарихи фонтан, агачлар бизәләчәк, Урицкий исемендәге паркта гирляндалар белән су каналларын матурлаячаклар, ә Горький исемендәге паркта 200 йолдыз төп аллеяны бизәячәк.

Быел «Черек күл» паркында яңа урында Яңа ел чыршысы урнаштырылган - ул ут иллюминациясе әйләнәсендә шугалакта үз утларын кабызачак, дип сөйләде Марат Закиров.

Аның сүзләренә караганда, яшел зоналарны Яңа ел рухында бизәү эшләрен якын арада тәмамлау планлаштырыла. «Бу ел барыбыз өчен дә катлаулы булды, шуңа күрә безнең өчен паркларыбызда бәйрәмчә, җылы һәм уңайлы атмосфера булдыру аеруча мөһим», - дип билгеләп үтте Марат Закиров.

Казан Мэры Илсур Метшин ассызыклаганча, катлаулы эпидемиологик чорда иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү буенча башкарылган эш зур кыйммәткә ия. «Бүген шәһәр халкының матур паркларда һәм скверларда ял итә алуы өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт. Барыгызны да Яңа ел бәйрәмнәрендә сез моңарчы булмаган иҗтимагый киңлекләргә килергә чакырабыз. Ә без бәйрәм атмосферасын булдырырга тырышачакбыз», - дип йомгаклады шәһәр башлыгы.

Барлык яңалыклар