Иҗтимагый киңлекләрдә эшләр бу атна ахырына тәмамлана.
Фото: Марат Мугинов
Традицион бәйрәм атрибутикасыннан тыш, 12 паркта яңа ел чыршылары куелачак. Моннан тыш, Горки-Әмәт урманында «Урманда чыршы туган» арт-инсталляциясе барлыкка киләчәк, Лядской бакчасында яктылык шарлары белән тарихи фонтан, агачлар бизәләчәк, Урицкий исемендәге паркта гирляндалар белән су каналларын матурлаячаклар, ә Горький исемендәге паркта 200 йолдыз төп аллеяны бизәячәк.
Быел «Черек күл» паркында яңа урында Яңа ел чыршысы урнаштырылган - ул ут иллюминациясе әйләнәсендә шугалакта үз утларын кабызачак, дип сөйләде Марат Закиров.
Аның сүзләренә караганда, яшел зоналарны Яңа ел рухында бизәү эшләрен якын арада тәмамлау планлаштырыла. «Бу ел барыбыз өчен дә катлаулы булды, шуңа күрә безнең өчен паркларыбызда бәйрәмчә, җылы һәм уңайлы атмосфера булдыру аеруча мөһим», - дип билгеләп үтте Марат Закиров.
Казан Мэры Илсур Метшин ассызыклаганча, катлаулы эпидемиологик чорда иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү буенча башкарылган эш зур кыйммәткә ия. «Бүген шәһәр халкының матур паркларда һәм скверларда ял итә алуы өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт. Барыгызны да Яңа ел бәйрәмнәрендә сез моңарчы булмаган иҗтимагый киңлекләргә килергә чакырабыз. Ә без бәйрәм атмосферасын булдырырга тырышачакбыз», - дип йомгаклады шәһәр башлыгы.