В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җыештыру эшләре 21:00 сәгатьтән иртәнге 5:00 гә кадәр дәвам итәчәк
Денис Гордийко фотосы
Бүген төнлә Казан урамнарының кайбер юл өлешләрендә кар чистарту эшләре алып барылачак. Шуңа бәйле рәвештә юлларны тулысынча һәм сыйфатлы итеп чистарту өчен, халыктан күрсәтелгән урамнардагы муниципаль парковка урыннарыннан вакытлыча файдаланмый торуларын сорыйлар.
Әйтик, 21:00–5:00 вакыт аралыгында карны Әбсәләмов урамындагы парковкада Чистай урамыннан Хөсәен Ямашев проспектына кадәрге участокта чистартачаклар.
Сәгать 20:00 дән 6:00 сәгатькә кадәр кар Сафиуллин урамында, Җиңү проспектыннан алып Юлиус Фучик урамына кадәр җыештырылачак.
21:00–23:00 вакыт аралыгында Шамил Усманов урамын җыештыру (урамның так ягы, урамның Декабристлар урамы белән кисешкән ноктасыннан Энергетиклар урамы белән кисешкән өлешенә кадәр) планга кертелгән.
Сәгать 21:00 дән 5:00 гә кадәр Академик Завойский урамындагы түләүле парковкада (урамның ике ягы да, Академик Завойский урамында Комиссар Габишев урамы белән кисешкән өлештән 27 нче йортка кадәр) карны җыештырачаклар.
Шәһәр администрациясе алдан ук машина йөртүчеләрдән күрсәтелгән участоклардан транспорт чараларын күчереп куюларын үтенә. Бу махсус техникага кар чыгару эшләрен тоткарлыксыз башкарырга мөмкинлек бирәчәк, болар бар да иртәнге хәрәкәт вакытында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен кирәкле чаралар булып тора.