В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шимбә көнне шәһәрдә бераз кар явачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче февраль). 15-нче февральдә Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән бераз кар явачак. Җил төньяк-көнбатыштан, төнлә көньяк-көнбатышка таба күчүчән талгын җил.
Бүген төнлә һава температурасы минус 11-13 градус, аязганда минус 16 градуска кадәр булачак. Көндез минус 5-7 градус булыр, дип көтелә. Юлларда бозлавык саклана.
Шулай ук республиканың көнбатыш районнарында да бераз кар көтелә. Төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка таба күчүчән талгын җил. Төнлә һава температурасы – минус 9-дан минус 14 градуска кадәр, аязган вакытта минус 19 градуска кадәр тибрәнәчәк. 15-нче февральдә көндез минус 4-9 градус салкын булачак.
Якшәмбе, 16-нчы февральдә, республикада урыны белән бераз кар явачак, көньяк-көнбатыштан салмак җил исәчәк. Һава температурасы якшәмбе көнне минус 10-15 градус, 16-нчы февральдә көндез минус 2-7 градус салкын булыр дип көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.