Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.04.2026, 16:00

Таныш булыгыз, яңа җитәкче! Башкалада Казан зооботаника бакчасының яңа директоры билгеләнде

Асия Гыйззәтуллинага тарихи территорияне төзекләндерүгә әзерләргә һәм учреждениенең хуҗалык эшчәнлеген үзгәртергә кирәк булачак

Денис Гордийко фотосы

Казан зооботаника бакчасының яңа директоры итеп Асия Гыйззәтуллина билгеләнде. Моңа кадәр ул «Казан парклары һәм скверлары дирекциясе» муниципаль бюджет учреждениесендә директор урынбасары һәм арт-директор булып эшләгән. Моңа Казан зооботаника бакчасы директоры вазифасына игълан ителгән бәйге сәбәпче булган. Бәйгене уздыру ихтыяҗы зооботаника бакчасының тарихи территориясен төзекләндерүгә әзерлек этабында мәдәният учреждениесенең идарә командасын көчәйтү зарурлыгы белән бәйле.

Әлеге вазифага теләк белдергән кандидатлар белән беренче очрашу Казан Ратушасында үткән. Чарада зооботаника бакчасын үстерү проектларын җиде конкурсант тәкъдим иткән. Эшләрне Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Айзатуллин һәм «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова җитәкчелегендәге бәйге комиссиясе бәяләгән. Конкурста катнашучылар белән очрашу нәтиҗәләре буенча Асия Гыйззәтуллина дүрт финалист арасына кергән. Ул, зооботаника бакчасының тарихи өлешен һәм Кабан күленең яр буе территорияләрен төзекләндерүгә игътибарны юнәлтеп, зооботаника бакчасын шәһәр халкы ялы өчен күпфункцияле киңлек буларак үстерергә тәкъдим иткән.

«Без 2025 елда директор вазифасына игълан ителгән бәйге нәтиҗәләрен яхшылап өйрәндек. Әлеге вазифага җитәкче җентекләп сайлап алынды һәм нәтиҗә – закончалыклы. Асия Гыйззәтуллина –шәһәрне чын күңелдән яратучы тәҗрибәле белгеч. Ул Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясендә гади хезмәткәрдән җитәкчегә кадәр юл үткән кеше, бу яңа вазифасы өчен иң яхшы тәҗрибә», - дип сөйләде Казанның Туризмны үстерү комитеты директоры Александр Шавлиашвили.

Аның сүзләренчә, яңа җитәкчегә зур бурычлар куела. Барыннан да элек, зур хуҗалык белән идарә итүне җайга салырга һәм хайваннар кайтартуны оештырырга кирәк. Флора һәм фаунаны карап тоту буенча заманча технологияләр кертү мөһим юнәлеш булачак. Агарту һәм фәнни эшчәнлекне үстерү шулай ук әһәмиятле эш санала: алар зооботаника бакчасының белем бирүдәге ролен көчәйтергә ярдәм итәчәк. Тарихи өлешне төзекләндерүгә аерым игътибар бирелә: башта архитекторлар һәм галимнәр белән бергә концепция эшләргә, аннары шундый ук проектларның иң яхшы тәҗрибәләрен исәпкә алып техник бирем төзергә туры киләчәк. Гамәлгә ашыру этабында, урынның үзенчәлеген саклап калу өчен, төзелеш эшләрен сак башкару кирәк булачак.

Исегезгә төшерәбез, Казан зооботаника бакчасының тарихы 1806 елдан башлана – аңа Казан университеты каршында ботаника бакчасы буларак профессор Карл Федорович Фукс тарафыннан нигез салына. 1830 елда ботаника бакчасын зурайту өчен Урта Кабан ярында, хәзерге зооботаника бакчасының үзәгенә әйләнгән 6,7 га мәйданлы яр буе участоклары сатып алына. XIX гасыр уртасында ботаника бакчасы илдәге иң зур бакчаларның берсенә әверелә, аның коллекциясендә 4 меңнән артык үсемлек исәпләнә. Зооботаника бакчасы фәнни үзәк булу белән бергә, шәһәр халкы яратып йөри торган ял урынына әйләнә.

2019 елда яңарту эшләреннән соң зооботаника бакчасының 6,7 га территориядә урнашкан «Замбези елгасы» дип аталган яңа өлеше ачылды. Ул Африка хайваннарын берләштерә. Хәзерге вакытта бакчаның әлеге өлешендә 400 дән артык хайван яши. Зоопаркның яңа өлеше ел әйләнәсе эшли. Тарихи территория шактый тузган булганга, анда шәһәр халкы һәм башкала кунаклары апрельдән ноябрьгә кадәр генә килә ала. Бакчаның тарихи өлешен яңарту концепциясен эшләү объектның инфраструктурасын үзгәртү чараларын дәвам итә. Зооботаника бакчасы Ботаника ермагы буенда урнашкан, ул инде төзекләндерелгән Түбән Кабан күле яр буйларын Урта Кабан белән тоташтыра. Төзекләндерү эшләре республика тарафыннан бүлеп бирелгән финанс чаралары хисабына, һәм зооботаника бакчасын үстерүгә, аның тарихи өлешен төзекләндерүгә шәхси инвестицияләр кертергә ниятләүче «Агна Груп» компанияләр төркеме акчалары хисабына алып барылачак.

Белешмә

Асия Шамил кызы Гыйззәтуллина 1990 елның 4 маенда Казанда туган.

2011 елда Казан (Идел буе) федераль университетын (Физика институты, «Гомуми физика» юнәлеше буенча бакалавриат) тәмамлый.

2013 елда Казан (Идел буе) федераль университеты (Физика институты, «Радиофизика» юнәлеше буенча магистратура) дипломын ала.

2013 елдан 2015 елга кадәр Казан электр техникасы җайланмалары заводында («КЗЭТО») эшли.

2015 елдан 2017 елга кадәр U-Media холдингында (Журналистика, ММЧ) эшли.

2017 елда Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе командасына килә. Беренче сезонда ук Черек күлдә паркны төзекләндерү эшләре тәмамланганнан соң шугалакның эшен башлап җибәрү өчен әйдәп йөрүчеләрнең берсе була. Аннан соңгы елларда Казансу елгасының яр буе территорияләрен, шул исәптән 2024 елда «Елмай» балалар паркын, 2023 һәм 2024 елларда Зур Зәңгәр күлне төзекләндерү һәм социаль-мәдәни яктан программалаштыру белән шөгыльләнә. «Елмай» балалар паркы Россиянең иң яхшы балалар паркы һәм II Бөтенроссия «Россия парклары» диа аталган парк премиясе кысаларында V Халыкара ParkSeason күргәзмә-конференциясендә 2024 елның премьерасы була. «Су янындагы парк» номинациясендә Зәңгәр күлләр премия лауреатлары буларак таныла.

Моннан тыш, Асия Гыйззәтуллина 2024 елда Казансу елгасы буенда шәһәрдә беренче булган, тотрыклы үсеш кыйммәтләрен чагылдыра һәм халыкны агарту бурычын үти торган «Экостанция»не эшләтеп җибәрү белән шөгыльләнә. «Экостанция» 2024 елда башкалада узган «Казаныш» архитектура-төзелеш форумында «Тотрыклы үсеш өлкәсендә иң яхшы объект» номинациясендә җиңү яулый.

2024 елдан Казан шәһәренең Парклар һәм скверлар дирекциясендә директор урынбасары һәм арт-директор булып эшли.

Барлык яңалыклар