В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ул юлны тиешсез урында чыккан
Фото: Денис Гордийко
Узган тәүлектә шәһәрдә 68 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шул исәптән ике очракта автомобильләр бәрелешкән һәм өчесендә җәяүлеләрне бәрдергәннәр. Биш кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.
447 машина йөртүче һәм 160 җәяүле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган. 53 очракта куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен санга сукмау сәбәпче булган, 71 тапкыр машина йөртүчеләр җәяүлеләргә юл бирмәгән, тагын сигез автомобиль хуҗасы балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган. Шулай ук исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен сигез шофер тоткарланган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлегенең пропаганда бүлеге.
Исегезгә төшерәбез, 10 нчы сентябрьгә кадәр шәһәрдә «Игътибар – балалар!» профилактик чарасы уздырыла, ул балалар юл-транспорт травматизмнарын кисәтүгә юнәлдерелгән. Җиде ай эчендә Казанда балалар катнашында 81 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 87 яшүсмер төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.