Аларның бишесендә сигезешәр бала тәрбияләнә
Фото: Денис Гордийко
Гомумән, шәһәрдә өчәр бала тәрбияләнә торган 9 924 гаилә исәпләнә. 967 гаиләдә дүртәр бала тәрбияләнә, 224 гаиләдә – бишәр, 48 гаиләдә – алтышар, 11 гаиләдә – җидешәр.
Биш гаиләдә сигез бала тәрбияләнә, Киров һәм Идел буе районнарында икешәр гаилә, тагын берсе Совет районында яши, дип хәбәр иттеләр Казанның социаль сәясәт идарәсендә.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, агымдагы елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы башкаласында 9,2 мең бала туган, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2,1% ка күбрәк.