Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.07.2024, 11:15

Казанда кичә исереклек билгеләре булган тугыз машина йөртүчене тоткарлаганнар

Узган тәүлектә 107 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән

Кичә Казанда 107 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның дүртесе – зыян күрүчеләр белән. Юл-транспорт һәлакәтендә катнашкан дүрт кеше: бер җәяүле һәм өч машина йөртүче төрле авырлыктагы җәрәхәтләр алган.

18:55 сәгатьтә 35 яшьлек хатын-кыз машина кую урыныннан чыкканда юл бирмәгән һәм мотоциклчы белән бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 27 яшьлек зыян күрүче төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган һәм медицина ярдәме күрсәткәннән соң хастаханәдән җибәрелгән.

Һәлакәт Миславский урамындагы 8/1 номерлы йорт янында була.

29 июльдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 305 машина йөртүче һәм 34 җәяүле административ җаваплылыкка тартылган. Алар арасында 59 кеше куркынычсызлык каешын куллану таләпләрен үтәмәгән, 10 автомобильче җәяүлеләргә юл бирмәгән, бер машина йөртүче балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган.

Исереклек билгеләре булган автомобиль белән идарә иткән өчен тугыз кеше тоткарланган, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ бүлегендә.
Барлык яңалыклар