Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.06.2018, 12:59

Казанда “Ел табибы – Ак чәчәкләр” республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

“Сәламәтлек саклау легендасы” итеп Александр Дубровский табылды, аның ярдәмендә Россиядә массалы медицина тикшеренүләре башланды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче июнь). Бүген Казанда, “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында, “Ел табибы – Ак чәчәкләр” республика бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һ.б. катнашты.

Конкурс унберенче мәртәбә уздырыла. Ел саен җиңүчеләрнең берсенә төп приз – автомобиль тапшырыла.

2018 ел бәйгесендә биш номинация тәкъдим ителде: “Сәламәтлек саклау легендасы”, “Башлангыч звеноның иң яхшы табибы”, “Елның медицина хезмәткәре”, “Уникаль очрак” һәм “Ел табибы”. Һәр номинациядә өчәр кандидатура чыгарыла, ә менә “Сәламәтлек саклау легендасы” номинациясендә – бер генә. 2018 елда бәйгедә катнашу өчен 152 гариза бирелгән.

Барлык кандидатуралар да финал тавыш бирүенә чыгарыла. Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет билгели. Җиңүчеләрне билгеләүдә мөһим ролне шулай ук интернет-тавыш бирү уйнады, ул ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми сайтында оештырылган иде.

Чарада катнашучылар өчен концерт-театрлаштырылган программа әзерләнгән иде, аның кысаларында җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Сәламләү сүзе белән ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков чыгыш ясады. Ул сәламәтлек саклау легендасы Александр Дубровскийны бүләкләде, аның тырышлыгы нәтиҗәсендә Россиядә беренче тапкыр халыкны массакүләм медицина тикшерүләре уздырыла башлаган.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов өлкә ветераннарына фидакарь хезмәтләре өчен тирән рәхмәтен җиткерде. Ул искәртеп үткәнчә, сәламәтлек саклау тармагының иң яхшы белгечләрен бүләкләү күркәм традициягә әверелде. “Сез гражданнар гомере һәм сәламәтлеге өчен җавап бирәсез. Дөньяда, сәламәтлектән дә кыйммәтлекрәк әйбер юк”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты билгеләп үткәнчә, республикада матди-техник базаны ныгыту, зур медицина үзәкләре, төбәкара үзәкләр булдыру юнәлешендә, башлангыч звено буенча зур эш башкарыла. “Әмма бу системада иң мөһиме – кешеләр, ул сез!”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты бәйгенең төп номинациясендә җиңүче исемен игълан итте. "Ел-табибы-2018" исеменә Резеда Бодрова – югары категорияле физиотерапевт, медицина фәннәре докторы, Казанның Сугыш ветераннары госпиталенең Реабилитация үзәге фәнни җитәкчесе лаек булды. Җиңүче бәйге статуэткасы, чәчәкләр һәм 100 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды.

“Уникаль очрак” номинациясендә җиңүчеләрне Казан Мэры Илсур Метшин игълан итте. Номинациядә “7-нче шәһәр клиник хастаханәсе”, Төбәкара клиник-диагностика үзәге һәм Республика клиника хастаханәсе табибалыр командасы җиңде. Алар пациент хатын-кызның миендәге шешне алгач, ул әни булу шатлыгын тойды.

“Җиңүчене игълан итәргә, Татарстан бакашасында яшәүчеләр исеменнән аларга хөрмәтебезне белдерергә – минем өчен зур мәртәбә!”, - диде шәһәр Мэры. Пациент үзе дә сәхнәгә чыгып. Табибларга рәхмәтен белдерде.

Барлык номинантларга да чит илләр клиникаларында стажировка узуга грантлар, планшетлар һәм компьютерлар биреләчәк, дип хәбәр итә ТР Президентыбугат хезмәте.

Фоторепортаж
Казанда “Ел табибы – Ак чәчәкләр” республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр
Барлык яңалыклар