Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.12.2019, 14:07

Казанда үзирекле халык дружиналары арасында уздырылган конкурста җиңүчеләрне бүләкләделәр

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарының «Энергетик» дружинасы иң яхшы халык дружинасы дип табылды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче декабрь, Алинә Бережная). Казанда иң яхшы халык дружинасын һәм иң яхшы халык дружиначысын сайладылар. Бүген Башкарма комитетта үзирекле халык дружиналары арасында үткәрелгән конкурста җиңүчеләрне бүләкләделәр. Бүләкләрне Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе полиция башлыгы урынбасары Сергей Чанкин тапшырды.

Үзрекле халык дружиналары Казанда куркынычсызлыкны тәэмин итүгә зур өлеш кертә, дип билгеләп үтте Рөстәм Гафаров. Шәһәрдә хокук саклау органнарына хезмәт итүдә 270 иҗтимагый оешма ярдәм күрсәтә. «Сезнең эшегез тыныч, уңайлы шәһәр мохите булдыруга юнәлтелгән, иминлекне тәэмин итү аның иң мөһим аспекты булып тора», - диде Р.Гафаров.

Сергей Чанкин үзирекле халык дружиналары һәм хокук саклау органнары арасындагы хезмәттәшлекнең мөһимлеген ассызыклады. Аның сүзләренә караганда, дружиначыларның массакүләм чараларда тәртипне тәэмин итүдә ярдәме бәяләп бетергесез. «Казан халыкара спорт чаралары, социаль чаралар уза торган эре шәһәр, һәм халык дружиналары ярдәменнән башка хокук саклау органнары үзләренә йөкләнгән барлык бурычларны тулысынча үти алмас иде», - дип ассызыклады С.Чанкин.

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары территорияләрендә халык дружиналары эшчәнлеге турында җәмәгать куркынычсызлыгы мәсьәләләре бүлеге начальнигы Илнар Хисамиев сөйләде. Шулай итеп, район территориясендә 27 үзирекле халык дружинасы булдырылган, аларга 263 кеше керә. И.Хисамиев сүзләренә караганда, халык дружиналарының күбесе район предприятиеләре базасында оештырылган. Әйтик, Казан ТЭЦ-2нең «Энергетик» дружинасы бер ел эчендә 302 патрульлек үткәргән, спиртлы эчемлекләр эчүнең 26 очрагына чик куйган, хокук саклау органнарына административ хокук бозулар турында 17 беркетмә төзергә булышкан.

Совет районында да дружиначылар актив. Биредә 55 халык дружинасы куркынычсызлык артыннан күзәтә, аларга 313 кеше керә. «Болар барысы да гадел, актив тормыш позициясенә ия булган намуслы кешеләр. Район халкы аларга ышаныч белдерә, кешеләр хокук бозу очраклары турында хәбәр итә, алга таба алар хокук саклау органнарына тапшырыла», - дип сөйләде хакимиятнең җәмәгать куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе Ринат Җәләлов.

Иң актив халык дружиналары һәм дружиначылар Казан Мэры дипломнары белән бүләкләнде. Быел конкурска барлыгы 42 гариза бирелгән иде, «Халык дружиначысы» һәм «Халык дружинасы» юнәлешләре буенча 10 номинациядә җиңүчеләр сайлап алынды. Әйтик, «Казанның иң яхшы халык дружинасы» дип Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарының «Энергетик» дружинасы танылды, Вахитов һәм Идел буе районнарының «Хезмәт резервлары» халык дружинасы командиры Алисә Тимофеева «Казанның иң яхшы дружиначысы» исеменә лаек булды, «Халык дружиналары эшчәнлеген оештыруда иң яхшы тәртип саклау җәмәгать пункты» итеп Вахитов һәм Идел буе районнарының «Шаляпин, 41а» җәмәгать тәртип саклау пункты билгеләнде. Шулай ук предприятиеләрдә, мәгариф учреждениеләрендә һәм башка номинацияләрдә иң яхшы халык дружиналары арасында җиңүчеләрне сайладылар.

Бүләкләүләрдән соң Р.Гафаров халык дружиналарына намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм аларга уңышлы эш теләде.

Фоторепортаж
Казанда үзирекле халык дружиналары арасында уздырылган конкурста җиңүчеләрне бүләкләделәр
Барлык яңалыклар