В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Конкурсантлар җиде индивидуаль һәм өч коллектив номинациядә ярышты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы ноябрь). Казанда «Ел үзиреклесе» шәһәр конкурсының җиңүчеләрен бүләкләделәр. Тантана кичә Казан дәүләт энергетика университетының актлар залында узды. Конкурста җиңү өчен 48 үз-үзен тәкъдим итүче үзирекле һәм 37 үзирекле (волонтер) оешма дәгъва кылды.
Конкурсның иң яшь катнашучысы - 11 яшьлек Руслан Зарипов, ә «Ел үзиреклесе» исеменә дәгъва кылучы иң өлкән катнашучы– 85 яшьлек Людмила Сәйфетдинова булды.
Конкурсантлар җиде индивидуаль һәм өч коллектив номинациядә ярышты. «Ел үзиреклесе» номинациясендә беренче урынны Камилә Шәмсетдинова яулады, «Ел үзиреклелекне оештыручысы» - В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетыннан Анна Сафиуллина булды. Анастасия Гришахина «Ел Җиңү волонтеры» исемен алды. «Ел волонтер-экологы» номинациясендә Максим Антонов җиңүче булды, Мария Воробьева «Ел вакыйгасы волонтеры» дип танылды. «Елның көмеш үзиреклесе» номинациясендә беренче урынны Ольга Спиридонова яулады, ә «Елның мәдәният волонтеры» номинациясендә махсус призны Айсель Гыйззәтова алды, дип хәбәр иттеләр Балалар һәм яшьләр эшләре комитетында.
«Елның мәктәп үзиреклеләр отряды» номинациясендә 152-нче номерлы гимназиянең «Игелекле йөрәкләр» мәктәп волонтерлык отряды җиңде. «Ел үзиреклелек проекты» дип Казан (Идел буе) федераль университеты студентларының Like a donor авторлык проекты танылды. В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының «Чын йөрәктән» волонтерлык оешмасы «Ел үзиреклеләр берләшмәсе» булды.
«Ел үзиреклесе» шәһәр конкурсы социаль, мәдәни, гражданлык-патриотик үзиреклелек һәм үзиреклелек эшчәнлеген оештыру өлкәләрендәге иң яхшы үзиреклелек тәҗрибәләрен, казанышларын һәм инновацияләрен бүләкләү максаты белән үткәрелә.