В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тантанада яшьләр эшләре министры Д.Фәттахов һәм Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Р.Гафаров катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче июнь). Бүген Казанның «Мәскәү» мәдәни үзәгендә яшьләр сәясәте активистларын һәм Татарстан яшьләренең күренекле вәкилләрен бүләкләү тантанасы узды. Тантанада Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов һәм Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров катнашты.
Чараны ачып, Д.Фәттахов яшьләрнең тармакның төрле юнәлешләрен үстерүдә мөһим роль уйнавын билгеләп үтте һәм яшь буынны проблемаларны хәл итәргә һәм грантларда катнашырга чакырды. Ул шулай ук 2007 елдан бирле үткәрелә торган дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Быел конкурска республиканың 30 муниципаль берәмлегеннән 129 гариза килгән, бу соңгы 10 елда иң күп катнашучылар дигән сүз.
Үз чиратында Р. Гафаров, яшьләрне һәм тармак хезмәткәрләрен сәламләп, аларга активлыклары һәм яңа идеяләр өчен рәхмәт белдерде, шулай ук яшьләрнең иң күренекле вәкилләренә Казан Мэры Рәхмәт хатларын һәм Башкарма комитетның Мактау грамоталарын тапшырды.
Әлеге чарада шәһәрнең һөнәри осталык конкурсында җиңүчеләрне дә билгеләп үттеләр, аларны Яшьләр эшләре буенча комитет рәисе Айрат Фәизов бүләкләде.