Шәһәрдә автомобиль сөючеләргә уңайлы булсын өчен 700 гә якын парковка урыны барлыкка киләчәк
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы май). Казанның Транспорт комитеты парковка мәйданының кайсы участокларда киңәйтеләчәген аңлатты. ТР башкаласында парковка өчен барлыгы 684 яңа урын булдырылачак.
Муниципаль парковкалар кертү урамнарның әлеге участокларының йөкләнеше белән бәйле, анда автомобиль хуҗалары үз транспорт чараларын озак саклауга – берничә көн һәм атнага калдыра башлаганнар. Мәсәлән, Бондаренко урамында парковка кертү – поликлиникага, Четаев урамында – балалар бакчасына һәм мәктәпкә, Әпсәләмов урамында – «Ак чәчәкләр» паркына, Кутуй, Гвардия, Ямашев урамнарына бизнес-үзәкләргә һәм төрле административ биналарга килүчеләргә машина кую мөмкинлеге булсын өчен кирәк. Бушлай режимда әлеге участоклар, кызганычка каршы, күрше йортларда яшәүчеләрнең автомобильләрен даими саклау урыны буларак кулланыла башлады.
Мәсәлән, бюджет акчалары хисабына җиһазландырылган парковкалар түбәндәге урамнарда урнашкан:
Әпсәләмов (ике яклап, Чистай урамы белән киселештән Четаев урамы белән киселешкә кадәр);
Әпсәләмов (ике яклап, Четаев урамы белән киселештән Ямашев проспекты белән киселешкә кадәр);
Гадел Кутуй (урамның җөп ягы, 8А йорты янында);
Бондаренко (Чистай урамы белән киселештән Ямашев проспекты белән киселешкә кадәр ике яклап);
Җирле юл (ике яклап, Бондаренко урамы белән киселештән алып Әпсәләмов урамы белән киселешкә кадәр, Бондаренко урамы буенча 20, 24 нче йортлар буйлап, Әпсәләмов урамы буенча 23, 27 нче йортлар буйлап);
Газ (урамның ике ягы да, Спартак урамы белән киселештән Качалов урамы белән киселешкә кадәр);
Гвардия (урамның җөп ягы, 14, 16 нчы йортлар буйлап);
Короленко (урамның ике ягы да, Волгоград урамы белән киселештән Чуйков урамы белән киселешкә кадәр);
Коротченко (урамның җөп ягы, Коротченко урамындагы 2, 4 нче йортлар буйлап);
Николай Ершов (урамның так ягы, 29б номерлы йорт буйлап, Ершов урамы буйлап);
Ершов һәм Патрис Лумумба урамнарының юл өлешләре арасындагы участок, Патрис Лумумба урамындагы 20 нче йорт каршында;
Толстой (56 нчы йорт каршындагы так як);
Четаев (урамның ике ягы да, Бондаренко урамы белән киселештән алып Әпсәләмов урамы белән киселешкә кадәр);
Шуртыгин (урамның ике ягы, Патрис Лумумба урамы белән киселештән Гастелло урамы белән киселешкә кадәр);
Инвесторлар хисабына төзелгән парковкалар Ямашев проспектында урнашкан (так як, җирле юл, Бондаренко урамыннан Әпсәләмов урамына кадәр, 33, 33Б биналары каршында).