В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Һәр катнашучыга блогер мәктәбен тәмамлау турында сертификат һәм SMM-курслар тәмамлау турында сертификат биреләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче март). 11-нче майда Казанда «Йөрәктән йөрәккә» блогерлар мәктәбе» белем бирү проекты ачыла. Уку тәмамлангач, һәр тыңлаучыга блогер мәктәбен тәмамлау турында сертификат һәм SMM-курслар тәмамлау турында сертификат биреләчәк.
Укыту программасы түбәндәге юнәлешләрне үз эченә ала: яңалыклар текстларын, репортажларны, очеркларны һәм интервьюларны язу буенча мастер-класслар, шулай ук сайтларны алга этәрү һәм мәхәллә эшчәнлеген мәгълүмати яктан тәэмин итү, социаль челтәрләрдә битләрне алып бару, чиркәү контентын булдыру буенча гамәли дәресләр. Шулай ук курсларны тыңлаучылар өчен фотога, видеога төшерү һәм монтажлау буенча мастер-класслар үткәреләчәк.
Лекцияләр белән яшьләр эшләре һәм мәгълүмати тәэмин ителеш буенча синодаль бүлек эксперты Александрина Маланина, Казан дәүләт мәдәният институтының телевидение кафедрасы укытучысы Максим Мальков, Мәскәү һәм Бөтен Русь патриархының фото хезмәте җитәкчесе, рухани Игорь Палкин, SMM-белгеч Владислав Дежнев һәм Казан блогерлары чыгыш ясаячак.
Яшәү, туклану һәм укыту — барысы да бушлай. Укыту 11-нче майдан 16-нчы майга кадәр шәһәр читендәге «Регина» кунакханәсендә (Петровский бистәсе) узачак. Урыннар саны чикләнгән. Мәктәпне оештыручылар абитуриентларның кандидатураларын кире кагу хокукын калдыра, дип хәбәр итә Татарстан митрополиясе матбугат хезмәте.
Сайтта гариза бирергә һәм тулырак мәгълүмат алырга мөмкин.