Җиде дәрес эчендә тыңлаучылар ислам нигезләрен һәм намаз уку күнекмәләрен үзләштерәчәк.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче сентябрь). Казанда «Бер көнлек мәктәп»кә тыңлаучылар җыю дәвам итә. Җиде дәрес эчендә алар бушлай ислам нигезләрен һәм намаз уку күнекмәләрен үзләштерәчәкләр. Беренче кереш дәрес 17-нче октябрьдә Габдулла Тукай урамы, 38 адресы буенча урнашкан ТР мөселманнары Диния нәзарәте бинасында узачак.
Алга таба дәресләр Галиев мәчетендә рус һәм татар телләрендә атнага бер тапкыр, шимбә көннәрендә 9.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр узачак. Дәресләргә теләге булган һәркем йөри ала. Гаризалар 15-нче февральгә кадәр кабул ителә. Ислам нигезләренә тәҗрибәле хәзрәтләр, абыстайлар һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте волонтерлык хәрәкәте активы өйрәтәчәк.
Проектта катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк.
Шулай ук+7(843) 237-86-18 телефоны аша 15-нче октябрьгә кадәр язылырга мөмкин. Тыңлаучылар саны 100 кешегә кадәр чикләнгән, шулай ук укучылар медицина битлекләрендә булырга һәм мәчеткә кергәндә антисептиклардан файдаланырга тиеш, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
«Бер көнлек мәктәп» проекты беренче тапкыр Татарстан мөфтияте тарафыннан 2018 елда гамәлгә ашырылды. Әлеге проектның биш сезоны дәвамында курсларда 530-га якын кеше катнашты.