Эшләр «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча үткәрелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы апрель). Казанда Рихард Зорге урамын төзекләндерү эше башланды - Даурия урамыннан алып Юлиус Фучик урамына кадәр 931 м гомуми озынлыкта. Эшләр «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча үткәрелә.
Р.Зорге урамындагы участокта люкларны сүтеп фрезерлауга керештеләр. 34 мең 58 кв.м мәйданда ЩМА-15 югары лотлы катнашмасыннан асфальт-бетон өслекнең өске катлавы түшәләчәк, тротуарлар төзекләндереләчәк, 1056 метр озынлыктагы түшәм киртәсе һәм 5 җәяүле кичүдә 10 яктырткыч урнаштырылачак, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.
Шулай ук ике җирле юлга ремонт ясау планлаштырыла: Гарифҗанов урамы буйлап Дан скверы янында - 300 м озынлыктагы һәм Бертуган Касыймовлар урамыннан Гарифҗанов урамына кадәр - 475 м озынлыктагы юлга. Эшләрнең генераль подрядчысы - «Алексеевскдорстрой» ачык акционерлык җәмгыяте.
Урам 1967 елда Советлар Союзы Герое Рихард Зорге хөрмәтенә аталган. Урам башында совет разведчигына бюст урнаштырылган, 2005 елның маенда мемориаль такта барлыкка килде.
Казанда Рихард Зорге урамы, Җиңү проспекты кебек үк, «Җиңү урамы» проектына керде, ул «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектының бер өлеше булып тора. Быел Татарстанда «Җиңү урамы» проекты кысаларында 28 объект төзекләндереләчәк.