Горки-Әмәт урманында казанлылар бушлай чәчәкләр, җиләк-җимеш һәм яшелчәләр үстерә ала.
Фото: Казан парклары һәм скверлары дирекциясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче май). Казанда Горки-Әмәт урманында «Җәмәгать бакчасы» проектында катнашуга гаризалар кабул ителә башлады. Шәһәр халкы анда бушлай чәчәкләр, җиләк-җимеш, яшелчәләр үстерә, аларны карый, ә соңыннан уңыш җыя алачак.
Проектта катнашу өчен гариза тутыру зарур. Анкеталарны өйрәнеп, жюри 25 бакчачыны сайлап алачак. Быел сайлау ясарга узган сезон җиңүчеләре ярдәм итәчәк. Конкурс нәтиҗәләре 15-нче майда билгеләнәчәк, «Җәмәгать бакчасы»н ачу 16-нчы май көнне 10:00 сәгатьтә булачак.
Шулай ук бакчаны төзекләндерүгә ярдәм итәргә теләүче казанлылар да чакырыла, мәйданчыкта буяуны яңартырга кирәк. Волонтерларны 14-нче май көнне 16:00 сәгатьтә Горки-Әмәт урманында көтәләр, дип хәбәр итә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясендә.
Исегезгә төшерәбез, «Җәмәгать бакчасы» проекты Горки-Әмәт урманында дүртенче ел гамәлгә ашырыла. Яз ахырында катнашучылар «Йорт» экоүзәге каршындагы мәйданчыкта үсентеләр утырта, җәен аларны карый, ә көзен уңыш җыя: кишер, борчак, җиләк-җимеш, помидор, ташкабак, яшел тәмләткечләр, чәчәк, суган, укроп һәм хәтта брокколи да. 2020 елда проектка Казан Мэры Илсур Метшин да кушылды – гортензияләр түтәле утыртты.