В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
35 метрлы яшел чибәркәйне «Казан» гаилә үзәге янына куячаклар һәм ул 76,5 мең гирляндадан торган яктылык утлары белән бизәләчәк
Фото Казан шәһәре Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты тарафыннан тәкъдим ителә
Татарстан башкаласында үзәк шәһәр чыршысын урнаштыру эшләре башланды. 35 метр биеклектәге корылманы, гадәттәгечә, «Казан» гаилә үзәге янына куячаклар. Яңа ел чыршысын, узган еллардагы кебек үк, 76,5 мең гирляндадан торган яктылык утлары белән бизәячәкләр.
Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр итүләренчә, «Чыршы» яктылык инсталляциясе башка масштаблы конструкция – «Чатыр» белән бергә эшләячәк. Диаметры 60 метр булган шар формасындагы җыела-сүтелә торган мультимедиа инсталляциясен 1280 яктылык гирляндасы бизәячәк. Ике җайланманың берьюлы эшләве, халык күңелендә матур хатирәләр уятып, яктылык тамашасы тудырачак, ди оештыручылар.
Төп чыршы янындагы мәйданчыкта, матур гадәт буенча, Яңа ел ярминкәсе эшләячәк. Кунаклар өчен 10 йорт яңа ел рухында бизәләчәк. Аларда Татарстан башкаласы халкы һәм кунаклар сувенирлар, бүләкләр һәм төрле тәм-томнар сатып ала алачак.
Исегезгә төшерәбез, төп шәһәр чыршысының әлеге корылмасы 2019 елдан бирле куела. Узган ел аның каркасын яңартканнар, чөнки алдагысы һава шартлары аркасында яраксыз хәлгә килгән булган.