Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.12.2025, 09:47

Казанда шәһәрнең А.Алиш исемендәге Балалар иҗат сараена капиталь ремонт башланды

Быел шәһәрдә барлыгы 44 социаль учреждение ремонтланган

Казанда 44 социаль учреждение ремонтланган һәм модернизацияләнгән. Бу максатларга федераль һәм республика бюджетларыннан 4,5 млрд сум бүлеп бирелгән.

«Гаилә» илкүләм проекты кысаларында Совет районындагы 415 нче балалар бакчасында һәм Яңа Савин районындагы 302 нче балалар бакчасында ремонт эшләре төгәлләнеп килә.

«Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты буенча агымдагы елда Фучик ур., 147 йорт адресы буенча урнашкан 125 нче гимназиядә ремонт үткәрелгән. Анда түбә ремонтланган, тәрәзәләр алыштырылган, спорт залы һәм профильле кабинетлар яңартылган, алар өчен уку йорты яңа җиһазлар һәм мебель алган.

Ремонт эшләренең икенче этабы РФ Герое майор Сергей Ашихмин исемендәге 130 нчы номерлы мәктәптә үтте. Монда инженерлык челтәрләре алыштырылды, класслар, рекреацияләр һәм фасад ремонтланды. Киләсе елда мәктәп территориясен төзекләндерәчәкләр һәм җиһазлар сатып алачаклар.

12 мәктәптә ашханәләр реконструкцияләнгән. Казан шәһәренең Азык-төлек һәм туклану департаменты акчасына аларга җиһазлар, мебель һәм инвентарь сатып алынган һәм монтажланган (Яңа Савин районындагы 155 нче гимназия, 7 нче лицей-интернат, 146 нчы «Ресурс» лицее, Вахитов һәм Идел буе районнарындагы 39 нчы мәктәп, 80 нче мәктәп, 96 нчы гимназия, 35 нче лицей – «Галактика» белем бирү үзәге, 129 нчы мәктәп, Киров һәм Мәскәү районнарындагы 120 нче мәктәп, 153 нче мәктәп, 70 нче мәктәп, Совет районындагы Лицей-инженерлык үзәге). Ремонттан соң азык-төлек блокларында утырту урыннары саны суммар рәвештә 150 гә артты.

Шәһәрнең Алиш исемендәге Балалар иҗат сараенда капиталь ремонтның беренче этабы башланды. Анда инженерлык системаларын тулысынча алыштырганнар, зыян күргән терәк конструкцияләрне һәм фундаментларны ныгытканнар. Фасад, түбә ремонтлана. Икенче этап кысаларында эчке бүлмәләрне ремонтлау, технологик җиһазлар сатып алу, ишегалды корылмаларын һәм энергия челтәрләрен яңарту, кече архитектура формалары һәм чыгышлар өчен сәхнә урнаштырып, территорияне төзекләндерү планлаштырыла.

Казан мәктәпләрендә иминлекне тәэмин итү буенча эш дәвам итә. Контроль-үткәрү пунктлары 23 нче лицейда, 161 нче һәм 171 нче мәктәпләрдә урнаштырылган. 2022 елдан барлыгы 34 шундый пункт билгеләнгән. Биш мәктәптә коймалар ремонтланган.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен укуда уңайлы шартлар тудыру буенча аерым эш алып барыла. Быел 13 нче гимназиядә кабинет ремонтланган һәм ике сенсор бүлмә җиһазландырылган. 111 нче мәктәпнең сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кабинеты өчен җиһазлар һәм мебель сатып алынган.

Ютазы урамындагы «Ю» һәм Арбузов урамындагы «Компас» яшүсмерләр клублары ремонттан соң ачылуга әзерләнәләр.

«Хезмәт резервлары» стадионында 1962 елда төзелгән төп корпусны, шул исәптән бокс залын капиталь ремонтлауның икенче этабы төгәлләнгән. Бинаның фасады, түбәсе, инженерлык челтәрләре ремонтланган, Эчке эшләр башкарылган. «Ракета» стадионында җылыту системасы алыштырылган, җылылык пункты ремонтланган, шулай ук өлешчә фасад эшләре һәм трибуналар ремонтланган. «Тасма» спорт мәктәбенең җиңел атлетика манежы фасадын ремонтладылар, ә «Смена» спорт мәктәбе бинасының түбәсен һәм тәрәзәләрен алыштырдылар.

«Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проекты кысаларында Авиатөзелеш районының Побежимов урамындагы иң борынгы китапханәләренең берсен ремонтлауның беренче этабы төгәлләнде.

«Мәдәният өлкәсендә инфраструктураны үстерү» федераль проекты кысаларында Боратынский музеенда ремонт-реставрация эшләре башкарылган.

Муниципаль объектлардан тыш, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындагы алты учреждение - Н.А.Галләмов исемендәге республика махсус гомуми белем бирү мәктәбе, Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге, педагогика көллияте тулай торагы, Е.Г.Ласточкина исемендәге мәктәп-интернат, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 4 нче мәктәп-интернат, Казан төзелеш көллияте тулай торагы ремонтланган.

Агымдагы елда капиталь ремремонт башкарыла торган 7 сәламәтлек саклау объектының Республика клиник наркология диспансерының 1, 2, 3 номерлы стационар бүлекчәләрен ремонтлау эшләре тәмамланган, ул 57 млн сумга төшкән.

6 объектта ремонтны 2026 елга тәмамларга планлаштыралар, быел аларда 1 миллиард сумлык эшләр башкарылган. Алар арасында түбәндәге объектлар бар: 2 нче шәһәр клиник хастаханәсе стационары бинасы, Сугыш ветераннары өчен госпиталь, 18 нче Үзәк шәһәр клиник хастаханәсе, профессор А.Ф.Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең стационар блоклары, Төбәкара клиника-диагностика үзәгенең стационар блоклары һәм 12 нче шәһәр клиник хастаханәсенең стационары.

Барлык яңалыклар