В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Медицина учреждениесендә процедура кабинеты һәм прививкалар ясау бүлмәсе булачак
Табибка күренү өчен Борисоглебск бистәсендә яшәүчеләр генә түгел, монда якын булган территориядә яшәүче казанлылар дә языла алачак.
Медицина учреждениесе «Сәламәтлек саклау» милли проекты буенча төзелә.
Исегезгә төшерәбез, быел Чебакса бистәсендә гомуми практика табибы һәм педиатр офисы ачарга, Идел буе районында 18 нче хастаханәнең кабул итү-диагностика бүлеген төзи башларга планлаштыралар. 2024 нче елның масштаблы вакыйгасы – Салават күперендә бик зур хастаханә ачылу булачак. Биредә якынча 60 мең кешегә хезмәт күрсәтеләчәк.
Алда Казан шәһәре Киров районындагы 2 нче шәһәр хастаханәсендә капиталь төзекләндерүнең ел ахырына тәмамланачагы турында хәбәр ителгән иде.
Ә өченче кварталда 16 нчы шәһәр хастаханәсен яңартуны тәмамлау планлаштырыла.