Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.
22 катлы йорт Казанның Совет районында урнашачак.
Казанда түбәсендә парклы һәм "машинасыз ишегаллы" йорт төзелеше башланды
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче сентябрь). Казанның Совет районында түбәсендә парклы һәм "машинасыз ишегаллы" 22 катлы торак комплекс төзелеше бара. Йорт Дружба һәм Новаторлар урамнары киселешендә төзелә. Аның түбәсендә ял итү һәм медитация өчен яшелләндерелгән территория булачак. Автомобильләр өчен кунак парковкалары һәм җир асты паркингы оештырылачак.

Бүгенге көндә свайлар урнаштыру тәмамланып килә. Төзелеш барышында заманча техника кулланыла, аның ярдәмендә көчле тавыш һәм вибрацияләр сизелми.

Төзелешне 2021 елда тәмамларга планлаштырыла. Проектның авторы - Михаил Борщевский. "СМУ-88" компаниясенә төзү өчен рөхсәт 2018 елның июнендә бирелде.

2018-09-11T10:36:19+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.