Быел Татарстан башкаласында барлыгы 45 социаль объект төзеләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче февраль, Ксения Швецова). 2018 елда Казанда 27 социаль-иҗтимагый инфраструктура объекты төзелгән, алар арасында 3248 урынга 3 мәктәп һәм 900 урынга исәпләнгән 3 балалар бакчасы бар. Агымдагы елга планнар тагын да зуррак – 45 социаль объект төзү планлаштырыла. Бүгенге көндә планлаштырылган 11 бакчаның 10-сы төзелә башлаган инде, дип сөйләде бүген эшлекле дүшәмбе вакытында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов.
Азат Нигъмәтҗанов узган ел төзелеш блогы эшенә нәтиҗә ясап, узган ел казанлылар өчен "Салават күпере", "Светлая долина" һәм Минск урамы буенча урнашкан торак комплексларда 3248 урын сыйдырышлы өч мәктәп файдалануга тапшыру мөһим вакыйга булды, дип билгеләп үтте. Моннан тыш, 2018 елда 900 урынга исәпләнгән 3 балалар бакчасы, шул исәптән "Арт-Сити" һәм "Весна" торак комплексларында, шулай ук 300 урынга исәпләнгән китапханә белән күпфункцияле үзәк эшли башлады.
Социаль өлкәнең башка объектлары турында сөйләгәндә, Азат Нигъмәтҗанов хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Салмачи поселогында табиблар офисы, Борисково бистәсендә Мирный һәм фельдшер-акушерлык пункты төзелеше тәмамланып килә.
Быел Казанда барлыгы 200-дән артык төрле объект төзеләчәк, шулар арасында 45 социаль объект, дип сөйләде А.Нигъмәтҗанов. Федераль һәм республика программалары кысаларында 2849 урынга 3 мәктәп төзелә: "Весна" торак комплексында Р.Гәрәев урамы буенча 1224 урынга, шулай ук К.Нәҗми урамы буенча "СОлНЦе" мәктәбенә 124 урынга янкорма. "Салават күпере" торак комплексында 1224 урынга исәпләнгән тагын бер мәктәп төзү өчен җир участогы сайланган инде, Дәүләт экспертизасыннан проект документларының уңай бәяләмәсе бар. Моннан тыш, бүген Яңа Савин районының "М-71" микрорайонында су спорт төрләре сарае янында 1224 урынга исәпләнгән мәктәп төзелеше өчен проект-смета документациясен эшләү бара һәм Бондаренко урамы буенча 1224 урынга исәпләнгән яңа өч телле мәктәп төзү өчен җир кишәрлеге формалаша.
Федераль һәм республика программалары кысаларында агымдагы елда 2510 мәктәпкәчә яшьтәге урын булдыру планлаштырыла, дип искәртте А.Нигъмәтҗанов һәм бүгенге көндә планлаштырылган 11 балалар бакчасыннан 10 балалар бакчасы төзелә башлаган, дип өстәде. "2020-2021 елларга планлаштырылган "Демография" федераль проекты кысаларында 4440 урынга исәпләнгән 20 балалар бакчасы төзү өчен участоклар формалаша", - диде Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары һәм сәламәтлек саклау объектлары буенча Константиновка бистәсендә гомуми практика табибы офисын төзү планлаштырылган, дип өстәде. Моннан тыш, Казанда 18 яңа спорт мәйданчыгы төзү планлаштырыла.