В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүген Казанда «Җәлил» яшьләр үзәгендә WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча белем бирү программасы башланды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче май, Алсу Сафина). Бүген Казанда «Җәлил» яшьләр үзәгендә WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча 45-нче дөнья чемпионаты волонтерлары өчен белем бирү программасы башланды. Укыту август аена кадәр дәвам итәчәк. 22-27 август көннәрендә узачак чемпионатта 3,5 мең волонтер, шул исәптән 400-е Россия төбәкләреннән, 100-е чит ил үзиреклеләре һәм 3 меңе Татарстаннан җәлеп ителәчәк.
Бүген укуны башлаган волонтерларның беренче төркемен яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Анна Захматова, Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов, «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасының генераль директоры урынбасары Александр Карпов сәламләде.
Укулар өч этапта узачак. Беренче этапта гомуми модуль тренинглар (юнәлеш бирү һәм компетенцияләр тренингы) була. 5 сәгатьлек белем бирү блогы кысаларында волонтерларга булачак чемпионат турында төп мәгълүмат җиткереләчәк, моннан тыш, егетләр төркемнәрдә һәм волонтерлык компетенцияләрен үзләштерү өчен индивидуаль рәвештә эшләячәк. Укулар 40 кешелек төркемнәрдә үткәрелә. Барлыгы 80 тренинг планлаштырылган. Яшьләр-яшүсмерләр үзәгеннән тыш, уку өчен «Маяковский» иҗади киңлеге файдаланылачак.
Укуларның икенче һәм өченче этаплары июль һәм август аенда була - волонтерларга чемпионат вакытында нинди функцияләр башкарачагы турында сөйләячәкләр, аларны шулай ук «Казан Экспо» күргәзмә үзәге белән җентекләп таныштырачаклар. Сүз уңаеннан, объект территориясенең гомуми мәйданы 58 га. Ул ярышлар узачак 6 кластерны һәм кайбер вакытлыча корылмаларны үз эченә ала. Чемпионат вакытында аның территориясендә 56 төп компетенция буенча ярышларның, шулай ук Future Skills һәм Junior Skills ярышларының мәйданчыклары урнашачак.
«Һәр волонтер өч укыту модуле аша үтәчәк, нәтиҗәдә без чемпионатта чын ярдәмче була алырлык әзер волонтерга ия булачакбыз», - дип сөйләде бүген журналистларга матбугат туры вакытында яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Анна Захматова. Ул билгеләп үткәнчә, Россия буенча 15 волонтерлык партнер-үзәге билгеләнгән, алар Казан белән беррәттән булачак чемпионатка үзиреклеләрне да әзерли.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кандидатлыкка барлыгы 90 илдән 15 меңнән артык гариза бирелгән. Сайлап алу һәм белем бирү программасы нәтиҗәләре буенча 3500 волонтердан торган команда формалашачак: Шуларның 3000-е - Казан һәм Татарстан Республикасы волонтерлары, 400-е – Россия төбәкләре, 100-е –чит ил волонтерлары. Чит шәһәрләрдән һәм чит илләрдән килгән волонтерлар август аенда - Казанга килгәч белем алачак.