Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.09.2020, 09:30

Казанда шәһәрнең иң кыска һәм тар урамын төзү эшләре башланды

Париж Коммунасы урамы буенча өйләр арасындагы ара бер метрдан да артык булмаган 17 метр озынлыктагы тыкрык барлыкка киләчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче сентябрь). Казанда иң кыска һәм тар урамны төзү буенча эшләр башланды. Кичә «Том Сойер Фест» тарихи мохитне торгызу фестивале активистлары Париж Коммунасы урамы, 18 адресы буенча урнашкан Вафа Бигаев йорты янындагы юлны япкан кирпеч диварны сүттеләр.

Сүтелгән дивар Париж Коммунасы урамындагы 18-нче һәм 18/20-нче номерлы йортлар арасындагы киңлекне ябып торган. Эшләр тәмамлангач, биредә 17 метр озынлыгындагы һәм киңлеге бер метрдан артмаган тыкрык барлыкка киләчәк. Участокта иң киң урын 1 метр 40 сантимерга кадәр җитәчәк. Фестивальнең Казандагы координаторы Дмитрий Полосин элегрәк хәбәр иткәнчә, капка һәм яктырту урнаштыру күздә тотыла, тыкрыкка сәүдәгәр Вафа Бигаев исеме биреләчәк.

Исегезгә төшерәбез, 22-нче августтан «Том Сойер Фест» активистлары Вафа Бигаев йортының фасадын яңарталар. Яңа объектта эш күләме зур түгел, ә алда җылы сентябрь ае булганга, алар барысы да вакытында тәмамланачак. Активистлар йортның фасадындагы буяуны яңартырга, шулай ук бинаның цоколь катын кирпечтән өяргә планлаштыралар.

Волонтерлар саклык чараларын үтәп эшлиләр - битлекләр, перчаткалар кулланып, 20-дән артык булмаган санда кешеләр эшли, ә эш урынында дезинфекция чаралары файдаланыла.

Исегезгә төшерәбез, «Том Сойер Фест» фестивале кысаларында волонтерлар шәһәр төзелешенең зур кыйммәткә ия объектларын ремонтлыйлар. «Том Сойер Фест» географиясе - Россиянең 50-гә якын шәһәре. Казанда фестиваль 2016 елда башланды. Дүрт сезон эчендә активистлар 15 бинаны ремонтладылар. 2019 елда волонтерлар Калинин урамындагы 12-нче номерлы йортны, Фатыйх Кәрим урамы, 11-нче номерлы йорт адресы буенча урнашкан Беркутов йортын һәм Волков урамы, 42-нче номерлы йорт адресы буенча Богородский йортын торгыздылар.

Барлык яңалыклар